14 сентябрьдә «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Цифрлы икътисадны үстерү советының «Авыл хуҗалыгын цифрлы трансформацияләү» темасы буенча утырышын әзерләү буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.
Авыл хуҗалыгын цифрлы трансформацияләү бурычын хәл итү Россия Федерациясенә санкцияләр басымына бәйле аеруча актуальлек ала.
Киңәшмә барышында нотыклар тыңланды һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнарына Россия Федерациясе авыл хуҗалыгын цифрлы трансформацияләү бурычын нәтиҗәле хәл итү буенча башлангыч тәкъдимнәр бирелде.
Нияз Андреевич Татарстан Республикасында АПКны цифрлы трансформацияләүнең барышы турында сөйләде.
Нотыклар белән шулай ук дәүләт органнары, шул исәптән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) вәкилләре дә чыгыш ясадылар.
Үз тәкъдимнәрен кертүчеләр арасында: «Россия экспорт үзәге», «Россия Сбербанкы», «Ростелеком», «Россия авыл хуҗалыгы банкы», «Росагролизинг» һәм башка оешмалар.
Федерация Советы сенаторы Александр Владимирович Kazan Digital Week-2022 форумы кысаларында “Авыл хуҗалыгында цифрлаштыру буенча Россия Федерациясе стратегиясе (2030)” темасына түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаячак.
Датасы: 22 сентябрь, 14:00-16:00
Урыны: “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге, конференц-зал