2022 елның 21 - 24 сентябрендә Казанда цифрлы технологияләр өлкәсендә мөһим вакыйга - Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы узачак.
Чарага Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустин, Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры М.И. Шадаев, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук 15тән артык илдән кунаклар килер дип көтелә.
Быел «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр» блогы форум экспозициясенең иң зур мәйданын алачак – ул 1000 кв.метрны билиячәк.
Бер мәйданчыкта АПКны цифрлаштыру стратегиясен билгеләүчеләр, аны тормышка ашыручылар һәм предприятие белән идарә итүчеләр бергә җыелачак.
Санкцияләр шартларында аграрчыларга яңа чишелешләр, уңышлы кейслар һәм «эшләүче» схемалар кирәк, шуңа күрә быел зур эшлекле программага аерым игътибар биреләчәк.
Хәзерге вакытта глобаль үзгәрешләр шартларында тармакны алга таба үстерү юлларын бергәләп билгеләү һәм алар җуенча фикер алышу бик мөһим.
Түгәрәк өстәлләрнең төп темалары:
* Авыл хуҗалыгында дөньякүләм үзгәрешләр
* АПК цифрлаштыруның төп халыкара трендлары
* АПК цифрлаштыру өлкәсендә халыкара тәҗрибә алмашу
* Авыл хуҗалыгында цифрлаштыру буенча РФ стратегиясе (2030)
* Мәгариф, фән, АПКда кадрлар өлкәсендә цифрлы трансформация
* Терлекчелек өлкәсендә цифрлаштыру һәм автоматлаштыру
* Игенчелек өлкәсендә цифрлаштыру һәм автоматлаштыру
АПК блогының түгәрәк өстәлләре кысаларында министрлыклар җитәкчеләре, АПКның цифрлы чишелешләрен эшләүчеләр, дөньякүләм дәрәҗәдәге экспертлар һәм аналитиклар чыгышлары планлаштырыла.
Алар арасында түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин:
* Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКны цифрлы үстерү һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары белән идарә итү департаменты директоры Алексей Павлюченко;
* Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Абдулмөслим Абдулмөслимов;
* Сколково фән һәм технологияләр институтының Агротехнологияләр буенча проект үзәге директоры Генцбиттель Лоран Андре Сильван;
* DANIT LLC (БГӘ) директоры Mutasim Hammad;
* РМ-Агро агрохолдингының Директорлар советы рәисе Игорь Барингольц;
* Россия сыйфат системасы җитәкчесе урынбасары Антон Куканов һәм башкалар.
АПК блогы күргәзмәсендә шулай ук VR-зона планлаштырыла, анда теләгән һәркем виртуаль уенда катнаша ала.
Форум көннәрендә «Казан Экспо» күргәзмә комплексы агро-IT өлкәсендә актуаль чишелешләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салу максатында 30 000ләп авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен җыячак.
Форумда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр подрядчылар белән аралаша, тәҗрибә уртаклаша, файдалы танышлык урнаштыра, үз бизнеслары өчен яңа чишелешләр турында белә алачаклар.
Бизнес вәкилләре бизнесны цифрлаштыру өлкәсендә иң соңгы эшләнмәләрне, интеграцияләрне, базарда булган барлык Россия чишелешләрен күрәчәкләр.
Башкарма хакимият органнары, үз төбәкләрендә АПКны ничек итеп комплекслы цифрлы трансформацияләргә, нинди алымнар кулланырга, безнең республикада сыналган нинди схемалардан файдаланырга мөмкин булуын аңлап, үрнәк алып китәчәкләр.
Гомумән алганда, Kazan Digital Week-2022 форумы кысаларында «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр» блогының бурычы - Россиянең барлык аграрийларын үз бизнесыңны «Цифрлы трансформацияләү» процессына җәлеп итү булачак.
Чара турында тулырак мәгълүматны https://kdw-agro.com сылтамасы буенча алырга мөмкин.