Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга федераль бюджеттан 679 млн сум күләмендә өстәмә акчалар бүлеп бирергә планлаштыра. Шул исәптән 658 млн. сум - сатылган ашлыкны субсидияләү һәм 21 млн. сум майлы культуралар җитештерүне кызыксындыру өчен билгеләнгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Брифинг 2022 елгы урып-җыю кампаниясе йомгакларына багышланган иде һәм ул барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
“Ташламалы кредитлау программасына ихтыяҗ булуны исәпкә алып, калган субсидияләр безнең хуҗалыкларның кредит ресурсларына булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә һәм кимендә 12 млрд.сум кредит акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә”, – дип белдерде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, ел саен бөртекле культураларны җыю вакытында күп тәкъдимнәр булу аркасында ашлыкка сатып алу бәясе түбән төшә. Әмма, гадәттәгечә, саклауга салуга бәяләр күтәрелә башлый. Мондый вәзгыять илнең барлык төбәкләренә дә хас”, – дип төгәлләштерде министр.
Шуңа бәйле рәвештә, аның сүзләренә караганда, Россия Хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сатылган ашлыкны субсидияләү өчен резерв фондыннан өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Гомумән алганда, бу ярдәмгә 1,3 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк. Сайлап алу һәм акчаларны бүлү агымдагы елның дүртенче кварталына планлаштырыла.
Бәяләрне җайга салуның өстәмә чишелеше Дәүләт ашлык фондының сатып алу интервенцияләрендә катнашу белән хәл ителергә мөмкин. Мәсәлән, азык-төлек бодаен сатып алу бәясе, өстәлгән бәяне исәпкә алмыйча, 13,5 меңнән 14,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Татарстанга 300 мең тонна ашлык сатып алу каралган, дип нәтиҗә ясады Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Быел Татарстанда җыелган бөртекле культуралар күләме узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Бу хакта брифинг барышында Марат Җәббаров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 5,2 млн тонна ашлык суктырылган, ә 2021 елда барлыгы 2,2 млн тоннага якын ашлык җыелган иде. Бөртекле культуралар быел, һичшиксез, күбрәк була, дип ассызыклады Марат Җәббаров. Ул шулай ук узган елның бик коры булганын искә алды – корылык Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе федераль округында күзәтелде, диде ул.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк министр республикада бөртекле культураларны җыюның төгәлләнүе турында хәбәр иткән иде. Республикада 1,4 млн га мәйданда (кукурузны исәпкә алмаганда) җыелган, бу урып-җыю кампаниясенең 98%ын тәшкил итә. Тагын 26 мең гектарда уңышны җыеп аласы калган. Уңышны җыю буенча алдынгылар арасында - Арча, Тәтеш һәм Буа районнары, аутсайдерларда, ягъни арттарак баручылар арасында – Зеленодольск, Югары Ослан, Менделеевск районнары.