Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашты

2022 елның 16 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша.

Бәйрәм программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов иртән Казан дәүләт аграр университетының капиталь ремонттан соң ачылган тулай торагы бинасында булды. Тантанада шулай ук Россия  Федерациясенең  Аграр югары уку йортлары ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

 Студентлар йорты уңайлыклары  булган  ике корпустан  тора, аның  гомуми мәйданы   9 мең квадрат метрдан артык.  Биредә аграр югары уку йортының 800 студенты яшәячәк. Капиталь ремонт КДАУның 100 еллыгы чаралары кысаларында үткәрелде.

Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган төп чара Казан дәүләт аграр университетының төп бинасында (Карл Маркс ур., 65) узды.

 Сәхнәдән Рөстәм Миңнеханов барлык студентларны һәм КДАУның мөгаллимнәр коллективын истәлекле дата белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International