Кайбыч районында ашлык чистарту-киптерү комплексы эшли башлады

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Ульянково авылы янындагы «Август-Кайбыч» агрофирмасында сәгатькә 100 тонна җитештерүчәнлек белән  беренче ашлык чистарту-киптерү комплексы эшли башлады. Җайланма  тәүлек буе эшли. Эшкәртү өчен ашлык һәм рапс партияләре  кабул ителә башлады.

Ашлык чистарту-киптерү комплексы мәйданчыгында идән өслегендә һәркайсы 2000 кв м мәйданлы  биш саклау  склады төзелгән.    

Ашлык чистарту-киптерү комплексы сәнәгать иминлеге таләпләре  нигезендә тулысынча  автоматлаштырылган. Янәшәдә үк шундый тагын  бер  комплекс төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International