Бүген Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук республиканың эре шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Юдино урамындагы яңартылган мәйданчыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов булдылар.
Мәйданчыкта сәүдә итү иртәнге сәгать 6да ук башланды. Ит, сөт продукциясе, яшелчәләр, бал, ярма, бакалея – барысы да уртача ваклап сату бәяләреннән арзанрак иде. Ярминкәләр шәһәр кешеләре өчен дә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә социаль әһәмияткә ия, беренчеләре барлык товарларны арзанрак бәяләрдән сатып ала алсалар, икенчеләре үз продукцияләрен арадашчыларсыз сата алалар, шулай ук сәүдә урыны өчен түләмиләр, нәкъ менә шулар товарны түбәнрәк бәядән сатарга мөмкинлек бирә.
Аннары Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация Тинчурин урамындагы мәйданчыкта сәүдә барышы белән танышты. Биредә Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылды. Ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, сыр, май, яшелчәләр, бал, ярма һәм башка төр фермер продукциясе күп иде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә китерелә торган продукция катгый рәвештә лабораторияләрдә ветеринария-санитария экспертизасы уза. Сатуга бары тик ветеринария һәм фитосанитар яктан имин булган продукция генә рөхсәт ителә.
“Ассортимент бик зур, бәяләр уртача ваклап сату бәяләреннән 15-20%ка арзанрак. Безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ел саен ярминкәләрдә катнашалар. Ягулык-майлау материалларына тотылган чыгымнар республика җитәкчелеге тарафыннан компенсацияләнә, бу бәяләрне күтәрмичә саклап калырга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте министр.
Барлыгы 16 ярминкә үткәрү планлаштырылган, алар 24 декабрьгә кадәр барачак.