ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр» блогының дискуссия мәйданчыгында Cropwise компаниясе якын сәгатьләрдә «Цифр» - авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен  үсеш ноктасы» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк.


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Казанда цифрлы трансформацияләүгә һәм илнең фәнни суверенитетын  эшләүгә багышланган киң масштаблы Kazan Digital Week  форумы ачылды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Бүген Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә укулар башланды. 40 тыңлаучы «Кошчылык» һәм «Терлекчелек» белгечлекләре буенча теоретик белемнәр алачак һәм уңышлы агропредприятиеләрдә практика узачаклар, үз бизнес-планнарын эшләячәкләр. Яңа эш башлаучылар нульдән табышлы агробизнес ачарга,ә аларның тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре үз хуҗалыкларының нәтиҗәлелеген арттырырга  өйрәнәчәкләр. Россельхозбанкның белем бирү программасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында гамәлгә ашырыла.

Август аенда ярымкаты сырлар чыгару линиясе сынау узды, ә 14 сентябрьдә холдинг составына керүче «Агросила-Молоко» ҖЧҖ беренче кайнатманы әзерләде. Технологияне ныкоап  торып эшләтеп җибәрү өчен белгечләргә бер ай вакыт кирәк булачак, сырларның өлгерү срогы 45 тәүлек тәшкил итә. Линия сәнәгать җитештерүенә чыкканнан соң,   тәүлеккә  10 тоннага кадәр продукция әзерләнәчәк.


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында АПКны цифрлы трансформацияләү стратегиясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.

Татарстан  Республикасында «Август-Агро» идарәчел компаниясе хуҗалыкларында төгәл игенчелек өлкәсендә чәчү сыйфатын күзәтеп барырга  мөмкинлек  бирә торган Россия цифрлы эшләнмәсе - чәчүне контрольдә тоту буенча  универсаль система (УСКВ) уңышлы  сынау  узды  һәм гамәлгә кертелә. УСКВның датчиклары беренче  мәртәбә быелгы язгы  чәчү  алдыннан «Август-Лениногорск» агрофирмасында Bourgault чәчү комплексында кулланылды. Практикадан  күренгәнчә, кимчелекләр бик  аз булды.   «Август-Агро» белгечләре бәяләвенчә, чәчү кампаниясе этабында ук булачак уңышның 2-3%ын   саклап калырга мөмкин. Нәтиҗәдә, бу көздә көзге чәчүлекләрдә  датчиклар 15 чәчү комплексында урнаштырыла, ә язгы чәчүгә «Август-Агро» хуҗалыкларында Bourgaultның барлык 44 агрегатында  да  урнаштыру  планлаштырыла.


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда 27 - 30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә авыл  хуҗалыгы техникасын 2023 ел  сезонына  әзерләү һәм яңарту мәсьәләләре буенча зона семинарлары башлана. Алар республиканың 4 районында: Тәтеш, Балык Бистәсе, Сарман һәм Кукмара районнарында узачак. Аларда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең механикалаштыру буенча  консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш инженерлары һәм агрономнары, дилерлар һәм тәэмин итүчеләр катнашачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев Арча муниципаль районында «Ат көне» ат спорты фестивалендә булдылар.


17
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Шимбә көнне Казанның  14 мәйданчыгында һәм республиканың  барлык  эре шәһәрләрендә гадәттәгечә иртәнге сәгать 6да авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  ачылды.  Сатып  алучылар  өчен күп төрле  продукция китерелгән иде:   бәрәңге, суган, кишер, шикәр комы, ашлык, үлчәүле  сөт, ит, казылык әйберләре,  сырлар, бал һәм башка төр продукция.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International