Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Арча муниципаль районында булды. Сәфәрдә аның белән бергә министр урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Рафаэль Фәттахов йөрде.
Башта министрлык делегациясе «CLAAS азык әзерләү техникасы. Азык әзерләү үзенчәлекләре” темасына “Проминтел-Агро” компаниясе оештырган семинарда катнашты. Теоретик өлештән соң техниканы эш барышында күрсәттеләр.
Аннары министр «Северный» АХП ҖЧҖнең 6000 башка исәпләнгән фермасын төзүнең барышы һәм «Казанка» агрофирмасының 300 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы белән танышты.
Марат Җәббаров, сәфәрен дәвам итеп, «Кырлай» агрофирмасының 600 баш терллеккә исәпләнгән комплексын карап чыкты һәм шул ук хуҗалык кырларында бәрәңге җыюның барышы белән танышты.
“Иртәгә безнең традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. “Кырлай” агрофирмасы - бәрәңге белән төп тәэмин итүчеләрнең берсе. Ул 1000 гектардан артык мәйданда икенче икмәк үстерүче иң зур хуҗалык һәм аның быелгы уңышы бик мулдан күренә. Җирне сугаруга көйләү бу эштә зур роль уйный”, - диде Марат Җәббаров журналистларга биргән интервьюсында.