Рөстәм Миңнеханов: «Ат – татар халкының мөһим атрибуты»

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев Арча муниципаль районында «Ат көне» ат спорты фестивалендә булдылар.

Бәйрәм башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев Арча районының Иске Яваш авылы янындагы сөт комплексының эше белән таныштылар. “Кырлай” агрофирмасы” ҖЧҖенең 1800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт комплексы ике этапта төзелә. Хәзерге вакытта комплексның 2 этабы – сөт-саву блогы белән 600 сыерга исәпләнгән бина төзелеше бара. Кунаклар шунда ук җирле авыл хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  товарлары белән экспозицияне карадылар.

«Ат көне» ат спорты фестивале театральләштерелгән күренеш  белән башланып  китте.

 Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш  ясады. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаевның республикада эш сәфәре  белән булуын әйтеп  узды. Без беләбез, Якутия - ат үрчетү үзәкләренең берсе, диде Рөстәм Миңнеханов. “Күптән түгел без бу төбәктә булдык һәм бу  өлкәдә үзебезнең  алардан әле ерак булуыбызны аңладык, әмма безнең инде үзебезнең ат токымыбыз  бар һәм без «Ат көнен» бәйрәм итәбез. Гадәттә, ат һәрвакыт зур әһәмияткә ия булды, безнең ата-бабаларыбыз атсыз тормышны күз алдына да китерә алмый  иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген без ат үрчетүгә зур игътибар бирәбез. Һәм бүген әлеге бәйрәмне оештыручыларга һәм Арча районы җитәкчеләренә, шулай  ук бу бәйрәмне оештыруда ярдәм  иткән һәркемгә  рәхмәт әйтәсем килә. Һәм иң мөһиме - биредә ат  чабышларын  яратучы  тамашачылар  җыелган”.

Үз чиратында, Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев якутлылар   исеменнән барысын да «Ат көне» белән котлады. “Безнең өчен - дөньядагы иң төньяк төрки халык өчен – ат - изге хайван. Без атларны яратабыз, аларны үрчетәбез. Безнең өчен ат дустан да  якынрак, ул  ниндидер илаһи хайван. Алар ярдәмендә без иң ерак араларны да үтә алабыз. Быел безнең егетләр төрки халыкларның Евразиянең очы-кырые  күренми торган  далалары буйлап ничек йөргәннәрен күрсәтү өчен  Якутиянең ерак төньягындагы  Оймяконнан (планетада иң салкын   полюсларның берсе) Мәскәүгә кадәр атларда  бардылар.   Алар бу юлны 1 ел һәм 4 ай эчендә уздылар, 11 мең километр ара үттеләр, шул исәптән Татарстан аша да уздылар. Биредә аларны   җылы кабул  итүегез  өчен зур  рәхмәт. Алар шуның белән төрки халыкларның рухи көчен һәм ат белән безнең бердәмлегебезне күрсәттеләр. Мин ышанам, атларда  шундый  юллар  узу  һәм  бүгенгедәй ат чабышлары   - болар барысы да безнең традицияләрне торгызуга ярдәм итәчәк, һәм  бу безнең халыкларга бик кирәк. Бүгенге ярышларда катнашучыларга - уңышлар!”, - диде Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев.

Чарада Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» советы рәисе Васыйл Шәйхразиев, министр урынбасары Ленар Гарипов катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, «Ат көне»нә багышланган ат спорты фестивалендә    ат чабышларын 160 км, 120 км, 100 км, 80 км һәм 40 км дистанцияләрдә үздыру  каралган. Моннан  тыш, фестиваль кунаклары  өчен төрле  конкурслар да  оештырылган.

 Бәйрәмдә иң матур бизәлгән атка һәм арбага  конкурс уздыру  бик күркәм тамаша булды.  Катнашучылар бөтен Татарстаннан җыелга  иде, ә атлар һәм арбалар төрледән-төрле матур әйберләр  - эшләпәләр, тасмалар, кыңгыраулар, матур тукымалар белән бизәлгән иде, ә бер экипажның эчендә  хәтта  самовар да бар иде. Бу конкурста Арча районыннан Хәлил Хәсәнов җиңүче  дип танылды. 

Ат чабышларыннан тыш, бәйрәмнең иң популяр урыны - атларда  утырган  килеш көрәшү өчен «Аударыш»  мәйданчыгы булды. Монда  төп максат  - көндәшеңне ат ияреннән егып төшерү. Ярышлар ике авырлык категориясендә узды: 80 килограммга кадәр һәм 80 килограммнан артык. Беренче авырлык  категориясендә Илнур Гобәйдуллин җиңүче  булды, икенчесендә  – Динар Хәйретдинов.

Татар токымлы атлар ярышында Альберт Шәйхетдинов идарәсендә Дунай аты җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International