Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Татарстан һәм Белоруссия арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Беларусь Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Сергей Федченко белән очрашу узды.  Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, бүлекләр башлыклары  Сирень Нигъмәтҗанов, Артур Шәмсиев, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, КДВМА ректоры Рөстәм Равилев катнаштылар.

Наил Залаков, Беларусь Республикасы Россия Федерациясенә карата дустанә мөнәсәбәттә булган илләр арасында безнең мөһим партнерыбыз булып тора, дип билгеләп  үтте  һәм Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең узган елгы йомгаклау күрсәткечләре белән таныштырды.

“Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер булып тора. Тармакта 140 меңнән артык кеше эшли, бу республиканың икътисадый актив халкының 7%ын тәшкил итә. Агросәнәгать комплексы тулаем төбәк продуктының   7%ка  якынын  тәшкил итә”, - диде Наил Залаков.

2021 елда Татарстан Республикасыннан Белоруссиягә  38,82 млн. долларга   агросәнәгать комплексы продукциясе җибәрелгән. Импортка килгәндә, узган ел Беларусь Республикасыннан Татарстанга 14,7 млн. долларлык продукция кайтарылган.  

Аннары Сергей Федченко Беларусь Республикасы АПКсының  потенциалы турында сөйләде. “Беларусь Республикасының авыл хуҗалыгы тармагы динамик үсеш күрсәтә. Быел 11 млн тоннага якын бөртекле һәм кузаклы культуралар җыярга уйлыйбыз. Безнең республиканың төп экспорт потенциалы – ит-сөт продукциясе”, - дип билгеләп үтте  ул.

Татарстан уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы техникасы өчен яңа сервис үзәкләре булдыру, өстәмә дилерлык үзәкләре ачу буенча хезмәттәшлек итүгә әзер булуын белдерде. КДАУ ректоры Айрат Вәлиев селекция өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын  белдерде, ә КДВМА ректоры Рөстәм Равилев югары уку йортының студентлар белән алмашу буенча эшне дәвам итүләрен  билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, кичә Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко җитәкчелегендәге делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

“Белоруссия - ул безнең илнең иң ышанычлы партнеры. Кешеләр катлаулы вәзгыятьтә сынала һәм без тугандаш  беларус халкының  моңа  кадәр дә, моннан  соң  да   безнең белән бергә булуын  күрәбез”, - дип билгеләп үтте Президент очрашуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International