Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында АПКны цифрлы трансформацияләү стратегиясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.
Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән 2022 елда югары бурыч куелды - авыл хуҗалыгын «цифрга» күчерү проектын бер ел эчендә гамәлгә ашырырга.
"РИВЦ» АҖ командасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру системасын эшләде, аңа өч төп юнәлеш керә:
- агросәнәгать комплексы өчен төбәк мәгълүмат системасын – “Агрополия”булдыру;
- мәгариф, аерым алганда, агропредприятиеләрнең ТОП-менеджменты квалификациясен күтәрү курслары;
- барлык цифрлы трансформациянең нигезе буларак агробизнесны автоматлаштыру.
Бу системаларның барысы да «Агрополия» белән бәйле булырга тиеш, нәтиҗәдә, республика агросәнәгать комплексы белешмәләренең бердәм цифрлы экосистемасын булдыруга китерәчәк.
Тәкъдим ителгән проектларның беренче нәтиҗәләре 21 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә башланачак Kazan Digital Week форумында тәкъдим ителәчәк.
“Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр» блогы экспозициясе иң зур зонаны биләячәк. Бу - 1000 квадрат метр мәйдан, 15 ил һәм 30 мең кеше һәм игътибарга лаек саннар. Бер мәйданчыкта АПКны цифрлаштыру стратегиясен билгеләүче, аны тормышка ашыручы һәм предприятие белән идарә итүчеләр бергә җыелачак. Безнең өчен авыл хуҗалыгы тармакларының: үсемлекчелекнең, терлекчелекнең, эшкәртүнең заман белән бергә баруы һәм конкуренциягә сәләтле булуы бик мөһим. Икътисадта һәм җитештерү күрсәткечләрендә цифрлаштырудан башка югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый”, - дип билгеләп үтте Наил Залаков.
“Форумда 60 спикер чыгыш ясаячак. Сайлап алу бик җитди булды, баллар системасы белән хәл ителде. Спикерлар бик кызыклы булачак, бай эчтәлекле программа көтелә”, – дип ассызыклады Нияз Хәлиуллин.
АПК блогының түгәрәк өстәлләре кысаларында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, АПКның цифрлы чишелешләрен эшләүчеләр, дөньякүләм дәрәҗәдәге экспертлар һәм аналитиклар чыгыш ясаячак.