Татарстан Республикасында «Август-Агро» идарәчел компаниясе хуҗалыкларында төгәл игенчелек өлкәсендә чәчү сыйфатын күзәтеп барырга мөмкинлек бирә торган Россия цифрлы эшләнмәсе - чәчүне контрольдә тоту буенча универсаль система (УСКВ) уңышлы сынау узды һәм гамәлгә кертелә. УСКВның датчиклары беренче мәртәбә быелгы язгы чәчү алдыннан «Август-Лениногорск» агрофирмасында Bourgault чәчү комплексында кулланылды. Практикадан күренгәнчә, кимчелекләр бик аз булды. «Август-Агро» белгечләре бәяләвенчә, чәчү кампаниясе этабында ук булачак уңышның 2-3%ын саклап калырга мөмкин. Нәтиҗәдә, бу көздә көзге чәчүлекләрдә датчиклар 15 чәчү комплексында урнаштырыла, ә язгы чәчүгә «Август-Агро» хуҗалыкларында Bourgaultның барлык 44 агрегатында да урнаштыру планлаштырыла.
УСКВ - чәчүне контрольдә тоту һәм чәчү комплексы операторына җайланма процессының технологик параметрлары һәм төзеклеге буенча мәгълүмат бирү өчен Омск белгечләре тарафыннан җитештерелгән җайланма. Ул программалаштырылган планшет компьютерыннан һәм комплексларга урнаштырыла торган датчиклар системасыннан гыйбарәт. УСКВ авыл хуҗалыгы җитештерү белән дистанцион идарә итүнең цифрлы платформаларына тоташтырылырга мөмкин.
Орлык чәчүне һәм ашламалар кертүне контрольдә тоту системасы беренче тапкыр «Август-Лениногорск» агрофирмасында чәчү комплексларының берсендә урнаштырыла. Реаль вакыт режимында ул һәр орлык үткәргечтә технологик процессның бозылуы турында сигнал бирә. Шул рәвешле барлыгы 2 мең гектарга якын җир чәчелә.
“Чәчү сыйфаты яхшы булды, кимчелекләр дә бик аз күзәтелде, орлыкларның төшми калуы да, артык төшүе дә булмады, – дип сөйләде «Август-Агро» идарәчел компаниясенең контроль һәм мониторинг бүлеге башлыгы Дмитрий Шаплыко. - Орлык һәм ашлама кертү нормасы төгәл үтәлде. Системаның интуитив аңлаешлы интерфейсы механизаторга орлыкүткәргечләрнең тыгылып калу процессын төгәл һәм оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Безнең бәяләүләр буенча, шул рәвешле гомуми күләмнән 2-3% уңышны югалтмыйча, саклап калып була. Безнең агробизнес масштабларында бу авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый күләмен тәшкил итә, шуңа күрә яңа җайланманы гамәлгә кертү аны куллана башлауның беренче елында ук үзен аклый. Монда шуны билгеләп үтәсе килә, УСКВ куллануның нәтиҗәлелегендә датчикларны урнаштыручы һәм системаны файдалануга кертүче подрядчы мөһим роль уйный. Безнең партнерлар бу өлкәдә югары компетенциялелек күрсәттеләр, кирәкле гарантияләрне бирделәр, һәм без алар белән эшләүне дәвам итәбез”.
"Август-Агро" белгечләре тагын шуны искәртәләр: чәчүне контрольдә тоту системасының потенциаль өстенлеге шунда ки, ул агрофирмалар җитәкчеләренә чәчүнең сыйфатын онлайн күзәтергә ярдәм итә: әгәр гадәти эш режимында механизатор процессны үз көенә җибәреп һәм тыгылган 2-3 орлыкүткәргеч белән чәчүне теләгәнчә дәвам итә алса, яңа җайланма исә берничә минуттан соң ук шундый эшнең булуы турында бүлекчә җитәкчесенә сигнал җибәрә. Шул рәвешле, эш җайланмасындагы төзексезлек вакытында төзәтелә, нәтиҗәдә уңышны югалтулар кими.