Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2022 елның 17 сентябре, шимбә

Шимбә көнне Казанның  14 мәйданчыгында һәм республиканың  барлык  эре шәһәрләрендә гадәттәгечә иртәнге сәгать 6да авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  ачылды.  Сатып  алучылар  өчен күп төрле  продукция китерелгән иде:   бәрәңге, суган, кишер, шикәр комы, ашлык, үлчәүле  сөт, ит, казылык әйберләре,  сырлар, бал һәм башка төр продукция.

Дәрвишләр бистәсендәге мәйданчыкта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Рафаэль Фәттахов булды. Ул продукциянең ассортименты һәм аларның  бәяләре белән танышты, сатып  алучылар  белән аралашты. 

«Биредә, Дәрвишләр бистәсендә, халык  иртә уяна.  Ярминкәләргә бик  теләп  йөриләр. Аңа сәгать 5тән инде  җыена  башлыйлар. Без атна  саен төрле   ярминкә  мәйданчыкларына  чыгабыз, халыкның  ихтыяҗын анализлыйбыз. Шуннан  чыгып, бу  атнада сөт һәм яшелчәләрне күбрәк  китердек», - дип билгеләп  үтте  министр урынбасары.

Ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International