Агрокөч ярымкаты сырларның беренче партиясен әзерли башлады

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Август аенда ярымкаты сырлар чыгару линиясе сынау узды, ә 14 сентябрьдә холдинг составына керүче «Агросила-Молоко» ҖЧҖ беренче кайнатманы әзерләде. Технологияне ныкоап  торып эшләтеп җибәрү өчен белгечләргә бер ай вакыт кирәк булачак, сырларның өлгерү срогы 45 тәүлек тәшкил итә. Линия сәнәгать җитештерүенә чыкканнан соң,   тәүлеккә  10 тоннага кадәр продукция әзерләнәчәк.

Ассортиментка «Голландский», «Российский», «Гауда», «Сливочный», «Эдам», «Легкий», «Тильзитер» сырлары керә, алар сәүдә киштәләренә  «Агросила» маркасы белән китәчәк. Сырларны 3,75 кг, 5 кг, 7,5 кг, 15 кг итеп фасовкалау  планлаштырыла, шулай ук 180 гр кисәкләр белән чыгару да  каралган.

Сырлар традицион технология буенча, бары  тик натураль сөттән генә  җитештерелә. Җитештерү  өчен холдинг Австриянең автоматлаштырылган Bertsch линиясен сатып алды, ул натураль  сөт продукты белән сакчыл эш итүе һәм югары техник стандартлары белән аерылып тора. Нәтиҗәдә, әзер продукт югары сыйфатлы, чиста  һәм куллану  өчен куркынычсыз килеп чыга.

 Исегезгә төшерәбез, Агрокөч агымдагы елда тозлы  эремәдәге  сырлар линиясен эшләтеп җибәрде. «Агросила» сәүдә маркасы белән чыгарыла торган El Greco тозлы  эремә сырларына  сатып алучылар гына түгел, экспертлар бергәлеге дә югары бәя бирде. Агымдагы елның июлендә El Greco сыры «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсында «Азык-төлек товарлары» номинациясендә  лауреат исемен яулады.

Холдингны үстерү һәм сөт җитештерүләрен  диверсификацияләү стратегиясе кысаларында тозлы  эремәдәге  сырлар линиясен һәм ярымкаты сырлар линиясен төзү проектын холдинг 2020 елда гамәлгә ашыра башлады. Әлеге проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 1 490,7 млн сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International