Татарстанда 27 - 30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә авыл хуҗалыгы техникасын 2023 ел сезонына әзерләү һәм яңарту мәсьәләләре буенча зона семинарлары башлана. Алар республиканың 4 районында: Тәтеш, Балык Бистәсе, Сарман һәм Кукмара районнарында узачак. Аларда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең механикалаштыру буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш инженерлары һәм агрономнары, дилерлар һәм тәэмин итүчеләр катнашачак.
Киңәшмәләр барышында ремонт чорына бурычлар, агымдагы ел шартларында техника һәм запас частьләр белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.