Рөстәм Миңнеханов "Kazan Digital Week - 2022" форумы ачылышында катнашты

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Казанда цифрлы трансформацияләүгә һәм илнең фәнни суверенитетын  эшләүгә багышланган киң масштаблы Kazan Digital Week  форумы ачылды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Ул, Kazan Digital Week форумы  инде өченче мәртәбә уздырыла, әмма санкцияле чикләүләр шартларында мондый вакыйгалар  аеруча актуаль, дип билгеләп  үтте.

«Форум кысаларындагы чаралар илнең фәнни-техник суверенитеты бурычларын, шул исәптән үзебезне программачыл тәэмин итү, технологик лидерлыкны  алу, белешмәләрне  яклау һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән», - дип, мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.

 Аның әйтүенчә, быел форумның төп юнәлешләре сакланган. Узган ел әлеге чара катнашучылар арасында фикер алышу, тәҗрибә алмашу һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру мәйданчыгы буларак аңа зур ихтыяҗ булуын күрсәтте.

«Быелгы форум кысаларында 120ләп чара узачак, 32 илдән 13 меңгә якын кеше катнаша. Форумның күргәзмә экспозициясе IT-өлкәдә 200дән артык проект күрсәтәчәк. Бу көннәрдә шулай ук 29 цифрлы компетенция буенча Digital Skills чемпионаты узачак,   аларның күбесе - инновацион», — дип сөйләде Татарстан Президенты. 

 Аның сүзләрен Россия  Федерациясенең  цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин тулыландырды.

«Казандагы форум илнең цифрлы тормышында традицион вакыйгага әверелде инде. Бу гомумроссия күләмендәге  вакыйга. Биредә илнең барлык субъектларыннан диярлек вәкилләр җыелган, бу әлеге чараның Россияне цифрлы  трансформацияләү өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклый», — диде ул һәм Kazan Digital Week форумында катнашучыларга аның мәйданчыкларында нәтиҗәле эшләр башкарылуын  теләде.

Ачылу тантанасы тәмамлангач, мөхтәрәм  кунаклар кызыклы стендларны карау  һәм аларның  вәкилләре  белән аралашу  өчен форумның күргәзмә экспозицияләре  мәйданчыгына юнәлделәр.

Исегезгә төшерәбез, «РИВЦ» АҖ форумны ярдәмче-оештыручы булып тора. "РИВЦ» АҖ командасы түбәндәге өч төп юнәлешне үз эченә алган агросәнәгать комплексын цифрлаштыру  системасын эшләгән иде:

- агросәнәгать  комплексы өчен төбәк мәгълүмат системасын – “Агрополия”  булдыру;

- мәгариф, аерым алганда, агропредприятиеләрнең ТОП-менеджменты квалификациясен күтәрү курслары;

- барлык цифрлы трансформация нигезе буларак агробизнесны автоматлаштыру.

Бу системаларның барысы да «Агрополия» белән бәйле булырга тиеш, нәтиҗәдә, бу республика агросәнәгать комплексы белешмәләренең бердәм цифрлы экосистемасын булдыруга китерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International