ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2022 ел
җомга

9 декабрьдә Татарстан Республикасының Балтач районында 2022 елга

йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда Балтач муниципаль районы башлыгы

Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, шулай

ук үсемлекчелек һәм терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә агросәнәгать секторының төп бурычлары һәм проблемалары

хакында фикер алыштылар.

Инвалидлар декадасында комбинат үз хезмәткәрләренә, шулай ук Яшел Үзән   районының мөмкинлекләре чикле балаларына ярдәм күрсәтте.


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда өч елга якын авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк ярдәме белән 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез мөлкәт сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил итә, ә уртача ипотека кредиты - 2,6 млн сум. Татарстан Росреестрына «Авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектларны теркәү мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарыла.


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы хәйрия акцияләрендә актив катнашкан, Донецк һәм Луганск Халык республикалары халкына күп айлар дәвамында һәрьяклап ярдәм итеп торганы өчен Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләү 6 декабрьдә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең XXIX конференциясе кысаларында Казан Хезмәт сараеның Зур залында узды.

Конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Быел конкурс 20 - 21 декабрьдә  узачак.

Россия Федерациясе төбәкләрендә  аеруча кискен экологик проблемаларны ачыклау һәм илебез халкының экологик вәзгыятьне яхшырту буенча  актуаль мөрәҗәгатьләрен алу максатларында  “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы», «ЭКА» төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Россия төбәкләрендәге экологик вәзгыятькә   Бөтенроссия тикшерүен уздыра.

3 декабрьдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында атна  саен уздырыла  торган   киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелекнең 10 айлык эшенә йомгаклар турында хисап тотты.


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллективка Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Җитәкче  итеп Альберт Борһанов билгеләнде. Тиешле күрсәтмә   Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан  имзаланды.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның мартыннан республиканың аграр предприятиеләренә актив рәвештә автоматлаштыру  кертелә.

10 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама районының  3 мәйданчыгында һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International