Бүген Хөкүмәт Йортында “Язгы кыр эшләрен башкару турында” дигән темага брифинг узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга, кырларда язгы кыр эшләре бар куәткә бара, дип җиткерде.
“Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр 590 мең гектар мәйданда тукландырылган. Барлыгы 472 мең гектар көзге культуралар һәм 405 мең гектар күпьеллык үләннәр мәйданын тукландырырга кирәк. Барлык районнар да чәчүлекләрне һәм туңга сөрелгән җирләрне (950 мең га,31%) тырмалауга керештеләр. 3,0 млн. гектардан артык мәйданда дым каплатырга кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.
Республиканың 26 районы язгы чәчүгә кереште инде. Беренчеләрдән булып Нурлат, Азнакай, Актаныш, Саба, Чирмешән районнарында бөртеклеләрне чәчүгә чыктылар. 24,3 мең гектар мәйданда язгы бөртекле культуралар чәчелгән инде.
“Кыр эшләре өчен һава торышы уңай тора. Синоптиклар көндезге температураның күтәрелүен һәм көннәрнең аяз торуын фаразлыйлар. Безнең алда кыска вакыт эчендә дым каплату (тырмалау) бурычы тора, чөнки тәүлек эчендә гектардан 40 тоннага кадәр яки көн саен 3-4 мм су парга әйләнә”, – диде министр.
Бу елның язгы кыр эшләрен башкару өчен 37 млрд.сумнан артык чыгымнар тотылачак. Бөртекле, кузаклы культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 130% тәшкил итә. 421 мең тонна орлык бар. Сатып алына торган орлыклар буенча да проблемалар юк. Орлыклар кайтару дәвам итә, барлык орлыклар да билгеләнгән срокларда кайтарылырга тиеш.
“Ашламалар буенча: гектарга 71 кг. тупланган, бу узган елгыдан 14 кг. күбрәк. Чәчүлекләргә ашламалар кертү дәвам итә, гектарга 80 кг. минераль ашлама кертү планлаштырыла. Гомумән, язгы кыр эшләренә әзерлек югары дәрәҗәдә. Чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен көчебезне куячакбыз”, - дип йомгаклады чыгышын Марат Җәббаров.
Аграрийларга ярдәм чаралары турында «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова сөйләде. “2023 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Россельхозбанкның Татарстан агрокомплексына ярдәме 6 млрд.сум тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 23%ка күбрәк. Ташламалы кредитлау программасы кысаларында Россельхозбанкның Татарстан филиалы 5,3 млрд. сум кредит бирде, бу алдагы календарь чорына караганда 18%ка күбрәк. Шуларның 800 млн.сумын кече хуҗалыклар предприятиеләре алды. Аграрийлар сезонлы кыр эшләрен финанслауга 5 млрд. сумнан артык алдылар, бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк”, – дип билгеләп үтте Ләлә Кудерметова