Марат Җәббаров Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эше белән танышты

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Һәр шимбә көнне гадәттәгечә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Яшел Үзән  районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. 
Шәһәрлеләр арзанрак бәяләрдән  барлык төр фермер продукциясен сатып ала алалар, болар: ит, сөт, яшелчә, казылык әйберләре, бал, сөт продукциясе, икмәк-күмәч  әйберләре.
Ямашев урамындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Ул тәкъдим ителгән товарлар ассортименты белән кызыксынды,  сатып алучылар һәм авыл  хезмәтчәннәре белән аралашты.
Узган 4 ярминкә нәтиҗәләре буенча 253,5 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 676,6 тонна яшелчә, шул исәптән 407,4 тонна бәрәңге, 70,6 тонна үлчәүле сөт, 239,6 тонна ит, шул исәптән 184,8 тонна сыер ите.
Ярминкәләр уздыруда  32 муниципаль район катнашкан, 3382 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Ярминкәләр уздыру 2023 елның 22 апреленә кадәр планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International