“Агрокөч” холдингы «ПРОДО Птицефабрика Пермская» АҖенең 100% акцияләрен сатып алган, ул Пермь краеның бройлер ите һәм аннан эшләнмәләр җитештерү базарының 34%ын алып тора. Сату-алу хакы фаш ителми.
Пермь кошчылк фабрикасы - Пермь краенда бройлер ите һәм аннан эшләнмәләр җитештерүче иң эре компания. Хәзерге вакытта кошчылык фабрикасы елга 48 мең тонна продукция җитештерә. Сатып алынган вакытка предприятиенең ассортиментында 168 төр продукция исәпләнә, алар арасында тавык түшкәләре, суытылган һәм туңдырылган ярымфабрикатлар, тавык итеннән казылк әйберләре. Моннан тыш, кошчылык фабрикасында, катгый рәвештә шәригать кануннарына туры китереп, «Хәләл» продукция чыгарыла. 2022 елның апрелендә Пермь предприятиесе азык-төлек продукциясе иминлеге менеджменты системасының халыкара сертификациясе FSSC 22000 (Food Safety System Certification) таләпләренә туры килүгә уңышлы аудит узды, бүгенге көндә әлеге сертификацияләү схемасы дөньяда иң камилләрдән санала. Шулай ук быел кошчылык фабрикасы, Евразия икътисадый берлеге илләренә: Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстанга продукция чыгаручы буларак, экспортерларның федераль реестрына кертелгән.
Пермь кошчылык фабрикасы продукциясе 5 меңнән артык сәүдә ноктасына, шул исәптән төбәктә эшләүче барлык федераль һәм җирле ваклап сату челтәрләренә чыгарыла. Пермь краеннан тыш, кошчылык фабрикасы продукциясе Свердловск, Оренбург, Новосибирск, Төмән, Омск өлкәләрендә һәм Башкортостан Республикасында сатыла.
“Агрокөч” холдингы составында Чаллыда урнашкан кошчылык комплексы - “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ бар, ул ул Россиянең иң эре ТОП-10 кошчылык хуҗалыкларына керә. Предприятие елга тере үлчәмдә 126 мең тонна ит һәм 95 мең тонна әзер продукция эшләп чыгара. “Чаллы-Бройлер” Татарстан Республикасында бройлер ите базарының 65%ын били. Пермь кошчылык фабрикасын сатып алу «Агрокөч»нең географиясен киңәйтәчәк һәм холдингның федераль масштабларда позицияләрен ныгытачак.