Наил Залаков чираттагы «Цифр дәресе»н үткәрде

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

«Цифр дәресе» Бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында бүген чираттагы дәрес Кукмара муниципаль районының «Байлангар урта мәктәбе» МББУ базасында   узды. 


Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков укучыларга квант технологияләренең йогынтысы турында сөйләде. 5-9 сыйныф укучылары квант технологияләренең безнең тормышыбызга  ничек тәэсир итүен белделәр. Наил Залаков мәктәп укучыларының игътибарын тормышның төрле өлкәләрендә квант теориясе принципларын ничек кулланырга  мөмкин булуына   юнәлтте. 


Дәрестә катнашучылар квант физикасы мәсьәләләреннән мәктәп программасында атом төзелеше (водород атомының бор моделе), фотоэффект һәм яктылык басымы темаларының каралуы турында фикер алыштылар. Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты. Министрның беренче урынбасары «Цифр дәресе»н үткәрүнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, укучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде. 


Очрашу квант физикасын өйрәнү мәктәп укучылары арасында цифрлы күнекмәләрне үстерүгә, алдынгы технологик юнәлешләрне популярлаштыруга, иртә һөнәри үзбилгеләнүгә ярдәм итә дигән фикерләр алмашу белән тәмамланды.  
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International