Марат Җәббаров Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа муниципаль районнарында эш сәфәре белән булды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа муниципаль районнарында булды.


Ул кыр эшләренең барышы белән танышты, берничә авыл хуҗалыгы объектында булды, җитәкчеләр, инвесторлар, авыл җирлекләре һәм КФХ башлыклары белән очрашты.


Кама Тамагы районында делегация Олы Салтык ашлык чистарту комплексында орлык материалы әзерләнә торган складларны карап чыкты.  


Аннары Марат Җәббаров Уразлы  ындыр табагында булды. Шушы көннәрдә биредә сыек ашламалар җитештерә башлаганнар. Кунакларга КАС (карбамид һәм аммиак селитрасы эретмәсен) әзерләү процессын күрсәттеләр. Җайланма агрофирмага  сыек ашламалар белән читтән  тәэмин итүчеләргә бәйле  булудан  котылырга һәм катнашманың кирәкле рецептураларын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Кама Тамагында агрофирманың машина-транспорт паркында техниканы тикшерү тәмамланды. Марат Җәббаров предприятиенең хезмәт коллективына алдагы сезонда эшләрне уңышлы һәм оператив башкарып чыгуны теләде. Ахырда министрга Groupwise цифрлы системасына кертелгән чишелешләрне күрсәттеләр.


Тәтеш муниципаль районында Марат Җәббаров «Бакырчы» ҖЧҖенең күпьеллык үләннәр һәм көзге бодай кырларында  булды.  Анда шулай ук җитәкчеләр һәм инвесторлар, җирлек башлыклары белән очрашу узды. Соңыннан министр "Татарстан" агрофирмасында булды. Монда Марат Җәббаров бозаулар абзарын карап чыкты һәм азык үзәге төзелешенең барышы белән танышты.


Эш сәфәре Буа районында тәмамланды. Кыр эшләренең барышы белән танышканнан  соң, Марат Җәббаров хуҗалыклар, КФХ җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Рәнис Камәртдинов кыр эшләренең барышы турында сөйләде.  


“Көзге культураларны тукландыру - 8500 гектар мәйданда, күпьеллык үләннәрне тукландыру 5350 гектарда  үткәрелде. Минераль ашламалар 1 гектарга 78 кг тупланган, әле аларны сатып алу дәвам итә. Барлык культуралар    орлыклары тулысынча җитәрлек”, - диде ул.


 Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Буа районы чәчү эшләрен һәрвакыт беренчеләрдән булып башлый һәм вакытында тәмамлый.


“Барыгызга  да уңышлы  эшләр һәм кыр эшләрен    оптималь срокларда   тәмамлавызыны  телим. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”, - диде ул. 


Аннары министр Рәмис Хәсәнҗановның 50 баш сыерга исәпләнгән сөт фермасында булды.

 
2021 елда ул «Агростартап» проекты буенча 3 млн.сум   грант отткан иде.  Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә елга 250 тонна сөт һәм 15 тонна ит җитештерүне  планлаштырыла.


Шулай ук Марат Җәббаров Илдар Гыймаловның кошчылык фермасы белән дә танышты. 2020 елда ул «Эш башлаучы фермер» программасы буенча еллык әйләнеше 10 мең баш булган кошчылык фермасы төзү өчен 3 млн.сум күләмендә грант алган  иде. 2021 елның маенда объект файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 1000 баштан артык бройлер һәм 500 күркә бар. 


Эш сәфәре ахырында Марат Җәббаров «БигПак Буа» ҖЧҖенең тегү цехында булды. Ул авыл халкын эш белән тәэмин итү максатыннан төзелгән. Бүген монда өч төрле полипропилен капчыклар тегәләр: орлыклар, ашламалар һәм  керамзит өчен. Агымдагы елның 1 апреленә 6000 данәдән артык капчык әзерләнгән.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International