Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
“Агротехник эшләр башкарганда һәм авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне планлаштырганда умартачылык мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк. Республика әлеге тармакны актив үстерә һәм Россиядә лидерлар өчлегенә керә”, - дип билгеләп үтте ул.
Бүгенге көндә Татарстанда 11 меңнән артык умартачылык исәпләнә. Бал җитештерү күләмнәре елдан-ел арта. 2022 елда 5,5 мең тоннадан артык товар балы җитештерелгән, 2021 елга карата үсеш - 7%.
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсе белешмәләре буенча, 2022 елда пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану регламентларын бозу очраклары буенча 33 мөрәҗәгать теркәлгән, шул исәптән рапс һәм көнбагыш кырларын эшкәрткәннән соң умарталарның һәлак булу факты буенча - 13 мөрәҗәгать.
Шуңа бәйле рәвештә, мондый очракларны булдырмас өчен Министрлык тарафыннан профилактик чаралар күрелә. Алар арасында төп чараларның берсе - республикада майлы культуралар җитештергәндә, бал кортларын яклау максатында хәвефсез технологияләр куллану буенча агрономнарның һәм хуҗалыклар җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү. 43 районнан барлыгы 130дан артык белгеч укытылган.