Иртәгә 8 апрельдә, шимбә көнне, Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында янәдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр арзанрак бәяләрдән барлык төр фермер продукциясен сатып ала алачак, болар: ит, сөт, яшелчә, казылык әйберләре, бал, сөт продукциясе, икмәк-күмәч әйберләре.
Узган өч ярминкә нәтиҗәләре буенча 193,4 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 544,9 тонна яшелчә, шул исәптән 300,6 тонна бәрәңге, 52,4 тонна үлчәүле сөт, 182 тонна ит, шул исәптән 141,2 тонна сыер ите.
Ярминкәләр уздыруда 32 муниципаль район катнашкан, 2530 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Ярминкәләр агымдагы елның 22 апреленә кадәр булачак.