Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча традицион киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Анда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов, кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин һәм видеоконференц-элемтә буенча районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
Дмитрий Яшин үз чыгышында бүгенге көнгә 25% мәйданда чәчүлекләрнең тукландырылуы турында хәбәр итте. Минераль ашламалар гектарга 66 кг тупланган, бу узган елгы күрсәткечләрдән 11 кг-га югарырак. Динамика бар, әмма кайбер районнарда 50 килограммнан да кимрәк тупланган.
Ленар Гарипов үз чыгышында, республика буенча 1 сыердан уртача савым 21 кг тәшкил итә, дип хәбәр итте, әмма 12 районда 18 хуҗалыкта савым 10 килограммнан да кимрәк. «Еллык киңәшмәдә идарә башлыкларына әлеге хуҗалыкларны аерым контрольгә алырга йөкләмә бирелгән иде», - дип ассызыклады Ленар Гарипов.
Ленар Гарипов шулай ук, сыерларның продуктивлыгына аларның җиленнәренең сәламәтлек булуы зур роль уйный, дип ассызыклады. “Сәбәпләрнең күбесе үзебезгә бәйле, болар: ятакларның чисталыгы, саву стаканнарындагы резинаның торышы, саву тәртибен үтәү”, – дип өстәде министр урынбасары.
Мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча: оператив мәгълүматларга караганда, 2023 елның мартында 25 районда бозаулар узган елның шушы чорына караганда күбрәк туган. Болар: Әлки, Зеленодольск, Арча, Кукмара, Саба, Әтнә, Азнакай һәм башка районнар. Әмма кайбер районнар март аен тискәре күрсәткечләр белән тәмамлаган.
Рафаэль Фәттахов мөһим мәсьәләгә кагылды. Ул, агымдагы атна дәвамында районнарда техниканы язгы кыр эшләренә кабул итү узачак, дип хәбәр итте. Техниканың әзерлеге белән беррәттән хезмәтне саклауның торышы, эш төрләренә карата хезмәтне саклау буенча актуаль инструкцияләрнең, инструктаж бирелүне теркәү журналының булуы, тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләр, аптечкалар белән комплектлануы, саклагыч кожухларның (карданлы, чылбырлы, каешлы, тешле һ.б.) булуы да бәяләнәчәк.
Шулай ук быел «Татнефть» ГАҖ белән республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен 70 мең тонна күләмендә ташламалы ягулык белән тәэмин итүгә килешү төзелгән. Бәя НПЗның агымдагы бәясеннән тоннага 1,5 мең сум ташлама белән билгеләнәчәк.
Александр Молокин кече хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде. “Агымдагы елда безнең фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына турыдан-туры ярдәм итүнең 5 юнәлеше эшли, аларга 569,5 млн. сум федераль бюджеттан бирелә, шуларның 351,6 млн. сумы яисә 62 %ы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына тотылган чыгымнар өлешен каплауга бирелә”, - дип билгеләп үтте ул.
Республика юнәлешләре буенча кече хуҗалыкларга ярдәм итү суммасы берьюлы 230 млн.сумга арттырылган һәм агымдагы елда 9 юнәлеш буенча 696 млн. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән яңа юнәлешләр бар, болар: яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грант ярдәме һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кош-корт бәбкәләре сатып алуны субсидияләү юнәлешләре.