Республикада агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс уза

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бу атнада республиканың муниципаль районнарында 2023 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурслар башланды.
Һәр муниципаль район өчен комиссия составы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты белгечләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация һәм игенчелек буенча башлыклары, консультантлары, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың  техник торышын күзәтү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторлары бүлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре арасыннан төзелә.
 Комиссиянең бурычы - муниципаль районнарга  Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексы оешмаларына чыгу, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген билгеләү, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлүен һәм   үсемлекчелек буенча чараларның үтәлүен тикшерү. 
Оешма тарафыннан күрсәтелмәгән техника,  комиссия эшләгән вакытта ул кыр эшләренә җәлеп ителгән очрактан тыш,  әзер түгел, дип санала.   
Тракторларга сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, алар Дәүләт техник тикшерүен узган, тышкы  рәвеше тиешле дәрәҗәдә   булырга тиеш.
Иң күп балл җыйган 3 муниципаль район оешмасы конкурста җиңүче булып  таныла. Әгәр конкурс нәтиҗәләре буенча берничә оешманың баллары  бертөрле булса, өстенлек тракторлары дәүләт техника тикшерүен  узган яки тракторлар буенча әзерлек югары  дәрәҗәдә  булган оешмага бирелә.
Мондый конкурслар Алексеевск, Лениногорск, Буа, Чирмешән муниципаль районнарында узды инде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International