Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан Республика комитетының Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең 105 еллыгы уңаеннан тантаналы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Елена Кузьмичева, Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, район һөнәр берлеге оешмалары рәисләре һәм тармак предприятиеләренең башлангыч һөнәр берлеге оешмалары рәисләре катнашты.
2024 ел башыннан Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) Татарстан Республикасы аграрийларына ярдәмгә 14,6 млрд сум акча җибәргән, шулардан 12,6 млрд сумы ташламалы шартларда бирелгән. Шул исәптән банк ярдәме белән агымдагы елда АПКда 5 инвестиция проектын финанслау башланды. Банк, гадәттәгечә, ярдәмнең күп өлешен сезонлы кыр эшләренә җибәрә. Агымдагы елда әлеге максатлар өчен Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы 10,8 млрд сум акча җибәрде, ул финанслау күләмен бер елда 12%ка арттырды.
“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖ 2024 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар ясады. Өч җитештерү мәйданчыгында - Зеленодольск, Чистай һәм Буада - ярты ел эчендә 124 мең тоннадан артык сөт-чимал эшкәртелгән. Тулаем көнлек сөт-чимал эшкәртү күләме 680 тоннадан артык.
Татарстан Республикасының 41 районында бөртекле культуралар җыю дәвам итә, бүгенге көнгә 3 млн. тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 28,8 ц/га. Татарстан Республикасы буенча узган көнне 85 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган.
Таҗикстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кадрлар әзерләү өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм үсеш министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина катнашты. Таҗикстан Республикасыннан хезмәт, миграция һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Гөлнора Хәсәнзода, министр урынбасарлары Нодири Шахноза һәм Киёмиддин Дәүләтзода катнашты.
14 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дән «Казан» агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданында Татарстан Республикасының «Бакчачы көне-2024» бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары күргәзмә- фестивале эшли башлый.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт сату күләме 5,2 мең тоннага җитте, бу узган елның шушы чорына караганда 7,3%ка (353,9 тоннага) күбрәк.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән республиканың Лениногорск, Азнакай һәм Сарман муниципаль районнарында булды. Сәфәрдә аны министр урынбасарлары Рафаэль Фәттахов һәм Дмитрий Яшин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг узды, анда булачак Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумының эше турында фикер алыштылар. Брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
“Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясе яңа эшчәнлек юнәлешен – терлекчелекнең калдык продуктларының билгеләнгән таләпләргә туры килүенә экспертиза уздыруны аккредитацияләү өлкәсенең компетентлыгын раслау һәм киңәйтү процедурасын уңышлы төгәлләде.