Марат Җаббаров Татарстан Ат спорты федерациясенең Яңа ел кубогына ярышларда җиңүчеләрне котлады

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Узган ялларда «Казан» ат спорты комплексы манежында Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең балалар өчен Яңа ел кубогына ярышлар уздырылды.

Чара кысаларында «С перепрыжкой сразу» (Киртәләрне берьюлы сикереп узу), «По возрастающей сложности с Джокером» (Джокер белән катлауландырылган чабыш), «Кавалетти на стиль всадника с хендлером» (Кавалетти - хендлер белән тәбәнәк киртәләр аша йөрүләр), «Кавалетти на стиль всадника», «С кавалетти специальные 2 фазы» ярышлары, шулай ук «Мәҗбүри программа»ны үтәүгә һәм «Предварительный приз А.Б. Дети» (А.Б. Дети башлангыч призы) призына йөгерешләр, «Манежная езда» (Манеж буйлап йөрү) һәм «Тест-посадка всадника» (Җайдакның ат өстендә утыруына тест) һәм «Тест- посадка на корде с хэндлером» (Кордта хендлер белән утыруга тест) кебек тестлар уздырылды.

Ат спорты буенча ярышлардан тыш, бәйрәмдә мастер-класслар, хоббихорсинг буенча ярышлар, костюмлы шоу һәм мәктәп укучыларының атлар өстендә күрсәтмә чыгышлары, конкурслар, фотозоналар һәм аниматорлар белән лотерея призларын уйнатулар узды. Балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачу программасы бай һәм кызыклы иде.

Ат спорты - ул ярыш кына түгел, ул безнең культурабызның мөһим өлеше, ул яшьләрдә хайваннарга карата ярату, дисциплина һәм табигатькә хөрмәт тәрбияли.

Министр барлык тренерларга һәм ата-аналарга балаларына спортта югары осталык күрсәтүгә омтылу юлында ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга яңа җиңүләр теләде.

“Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең балалар өчен Яңа ел кубогы - ул спорт ярышы гына түгел, ә ат спортында безнең яшь талантларыбызга үз күнекмәләрен, осталыкларын һәм мәхәббәтләрен күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек. Бүген без балаларыбызның шушы ярышларга үзләренең зур осталыкларын, кыюлыкларын горурланып күрсәтү теләге белән әзерләнгән булуларын күрәбез”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International