2025 елның көзендә Татарстан Республикасында тәүлеклек уртача температура тотрыклы рәвештә югары торды. Татарстан Гидрометүзәгенең рәсми белешмәләренә караганда, 2025 елның ноябре уртача һава температурасы буенча рекорд куйды, ул климатик нормалардан 5,4°C югарырак булып чыкты.
Мондый гадәттән тыш җылы һава торышы аграрийлар арасында нигезле рәвештә курку тудырды. Чөнки югары температура үсемлекләрнең тулысы белән тынлык фазасына күчүенә комачауларга мөмкин, бу исә үсемлек тукымаларында тупланган азот һәм шикәр кебек туклыклы матдәләрне вакытыннан алда сарыф итү куркынычын тудыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә шикәр күләме көзге культураларның салкын һава шартларына чыдамлыгын күрсәтә торган төп күрсәткеч.
«РосАгрохимхезмәт» ФДБУнең Татарстан филиалы белгечләре туфракны комплекслы тикшерүләр барышында шикәр һәм азот күләме күрсәткечләрен даими рәвештә күзәтеп торалар.
Мониторинг күрсәткәнчә, көзге бөртекле культураларның шикәр күләме югары: 2025 елның 5 декабренә ул 28,4%тан 34,1%ка кадәр күзәтелә. Мондый күрсәткечләр үсемлекләрнең кышкы тынлык фазасына әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын күрсәтә.
Ә көзге культураларда нитратлы азот микъдарын ачыклау аграрийларга иртә язгы тукландыру вакытында азотлы ашламалар кертү күләмен билгеләргә ярдәм итә.
Моннан тыш, «РосАгрохимхезмәт» ФДБУнең Татарстан филиалы белгечләре туфрак катламының яхшы дымланган булуын да билгеләп үттеләр. Мәсәлән, үсемлекләрнең дым запасы түбәндәгечә:
Өске горизонтта 35 мм (0-20 см катлам);
Тирән катламда 163 мм (100 см-га кадәр),
ике күрсәткеч тә оптималь нормаларга туры килә яки алардан артып та китә.
Булган белешмәләргә анализ ясау нәтиҗәләре буенча, 2025 елның көзе аномаль җылы булуга да карамастан, республиканың көзге культуралары алдагы кышкы чорны уңышлы чыгарга мөмкин, дип әйтергә була. Әмма кар капламы булмау һәм декабрь башында һава температурасының кинәт кенә ун градустан түбән төшүе көзге культуралар чәчүлекләренең хәзерге торышын бәяләүгә юнәлдерелгән комплекслы тикшеренүләрне алга таба да даими уздырып торырга кирәк булачак.