Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чечен Республикасы Башлыгының Татарстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе Эли Кагарбәков белән очрашты.
Очрашу барышында Чечен Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында агросәнәгать комплексындагы хезмәттәшлекне алга таба ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Марат Җаббаров: “Без агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле багланышларны үстерергә әзер, бу - нәтиҗәле уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, уңай тәҗрибәләр белән уртаклашу, сәүдә хезмәттәшлеген үстерү”, - диде.