«АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Сынау лабораториясе белгечләре тарафыннан азык-төлек һәм терлек азыгы өчен билгеләнгән сояга 1 меңнән артык тикшеренү уздырылган. Анализланган партияләрнең гомуми күләме 56,2 мең тоннадан артып китә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 тапкырга диярлек күбрәк.
Филиал лабораториясенә сояның 90 партия үрнәге китерелгән, алар ТР Таможня берлегенең «Ашлык иминлеге турында» ТС 015/2011 техник регламенты таләпләренә һәм “Соя. Әзерләү һәм тәэмин итү таләпләре” 17109-88 номерлы ГОСТка туры килү-килмәвен тикшергәннәр. Тикшерелгән сояның күпчелек күләме азык-төлек максатларына туры килә - 82,5% (46,3 мең т). Терлек азыгы өлешенә 17,5% (9,8 мең тонна) туры килә, аңа ел дәвамында комплекслы лаборатор физик-химик тикшеренүләр, шулай ук органолептик күрсәткечләргә сынаулар уздырылган.
Экспертиза нәтиҗәләре ашлыкның югары сыйфатлы булуын раслый: продукциянең 99%ы азык-төлек һәм терлек азык соясы өчен билгеләнгән иминлек һәм сыйфат нормаларына туры килә. Яңа уңышның азык-төлек өчен билгеләнгән 1 пробасында гына, аның техник характеристикалары (төсе, исе, дымлылыгы, катнашмалар күләме) тикшерелгәндә, дымлылык күрсәткеченең күбрәк булуы ачыкланган.
“Тәңгәл килмәү турында белешмә Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) “Веста” автоматлаштырылган системасында урнаштырылган һәм продукция хуҗаларына җиткерелгән. Сояның тышкы зарарлануга чыдам булмавын һәм әйләнә-тирә мохиттән дымны шактый җиңел сеңдерүен исәпкә алып, дымлылык һәм температура нормалары аның орлыклары торышына сизелерлек йогынты ясый, шуңа күрә сояны саклаганда һәм эшкәрткәндә моны исәпкә алу мөһим”, - дип, хәбәр итте “АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Сынау лабораториясе мөдире Ольга Садыйкова.
Азык-төлек һәм терлек азыгы соясына экспертиза үткәргәндә төп күрсәткечләр түбәндәгеләр иде: ДНК эзлеклелеге (ГМО), агулы элементлар, дымлылык, зарарлы катнашма, ис, корткычлар белән зарарлану, төрле бөртекле ашлык катнашмасы, минераль катнашма, чүп һәм май катнашмаларының масса өлеше, төс һәм башкалар.
Татарстан өчен соя аеруча перспективалы культураларның берсе булып санала, шуңа күрә аны игү мәйданнары арта. Соңгы 10 елда республикада соя мәйданы 1,5 мең гектардан 62 мең гектарга кадәр артты. Һава шартларына чыдам яңа сортлар чыгаруда эшләүче галимнәр Татарстан аграрийларына соя үстерүдә зур ярдәм күрсәтәләр.
Белешмә өчен: соя - кузаклылар гаиләсеннән берьеллык үсемлек. Галимнәр бәяләвенчә, бу культураны үстерү тарихы ким дигәндә 5 мең еллап исәпләнә. Бүгенге көндә соя кыйммәтле компонентлары аркасында иң киң таралган культураларның берсе булып санала. Ул күп төрле азык-төлек продуктлары: он, консервлар, маргарин, соя сыры, сөт һәм башкалар өчен чимал булып хезмәт итә. Моннан тыш, соя кузаклары авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошлары өчен югары аксымлы азык ингредиенты буларак сыгынты, шрот һәм он рәвешендә кулланыла.