Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы дәүләт хезмәтләре күрсәтелүгә гаризалар статусын күзәтеп баруның яхшыртылган ысулын тәкъдим итә.
Хәзер ихтыяҗ зур булган хезмәт күрсәтүләрне карау барышы турында белдерүләр «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетка гына түгел, ә «Госуслуги»ның «МАХ» мессенджерындагы рәсми ботына да киләчәк — дөреслекне раслый торган зәңгәр галочка белән.
Бот шулай ук кулланучыларга исәпләнгән административ штрафлар турында белешмәләр алырга һәм аларны шунда кушымтада ук түләргә мөмкинлек бирә. Тиз түләүләр системасы (СБП) аша түләгәндә, квитанцияләр автомат рәвештә гражданның банк кушымтасында күренә - белешмәләрне кулдан кертүнең кирәге булмаячак.