Бүген Министрлыкта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Ленар Гарипов, җитештерүне уңышлы үстерү шартларын булдыру кысаларында агымдагы ел башыннан республикада технологик лидерлыкның «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады.
«Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында түбәндәге 5 федераль проект гамәлгә ашырыла: «Селекциядә һәм генетикада фәнни эшләнмәләрне арттыру өчен шартлар тудыру»; «Ветеринария препаратлары»; «Авыл хуҗалыгының, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең техник һәм технологик бәйсезлеге»; «АПКда кадрлар»; «Критик әһәмияткә ия фермент препаратлары, азык-төлек һәм терлек азыгы өстәмәләре, технологик ярдәмче чаралар җитештерү».
Азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков «Критик әһәмияткә ия фермент препаратлары, азык-төлек һәм терлек азыгы өстәмәләре, технологик ярдәмче чаралар җитештерү» федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлауны үстерү һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Салават Сәхабетдинов “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проектының “Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау” федераль проект буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. “2024 ел йомгаклары буенча Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясен гомуми экспортлау 470,1 миллион доллар булды, 2023 елга карата үсеш - 1,1%. Агымдагы елның декабрь башына республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау 409 миллион долларга җитте, узган елның шушы чорына караганда 15 миллион долларга артыграк”, - диде ул.
Фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров «АПКда кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыру мәктәп эскәмиясеннән алып АПК предприятиеләренә кадәр кадрлар әзерләүнең «җөйсез траекториясен» булдыруга юнәлдерелгән, бу мәгариф учреждениеләрен һәм бизнесны берләштерә торган системаны булдыруга ярдәм итәчәк. Проект кысаларында югары квалификацияле белгечләр һәм эшче һөнәрләре белгечләрен әзерләү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирә торган чаралар комплексы эшләнгән.
Нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев «Селекция һәм генетикада фәнни эшләнмәләрне арттыру өчен шартлар тудыру» федераль проекты турында сөйләде. “Татарстан территориясендә терлекчелектә гамәли генетика өлкәсендә агробиотехнопарк төзелә. Әлеге проект республика өчен, тулаем ил өчен стратегик әһәмияткә ия, чөнки ул агросәнәгать комплексының азык-төлек иминлеген арттыру һәм фәнни-техник куәтен ныгыту бурычларына турыдан-туры бәйле”, - дип өстәде ул.