Бүген Министрлыкта министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен «Эшлекле коммуникацияләр этикеты» темасына уку тренингы буенча дәресләр узды.
Чарада шулай ук КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе вәкиле Наталья Аксенова, этикет һәм имидж буенча белгеч, Этикет буенча белгечләрнең халыкара ассоциациясе әгъзасы, икътисад фәннәре кандидаты, психолог Елена Галиуллина катнашты.
Уку башында барлык хезмәткәрләр дә эшлекле этикетны белүгә тест биремен үттеләр.
Аннары Елена Галиева тормышта эшлекле этикетта да, дөньяви этикетта да очрарга мөмкин булган типик хаталар, вәзгыятьләр турында сөйләде. Хезмәткәрләр белән бергә ул дәүләт хезмәте эшендә барлыкка килүе мөмкин булган төрле вәзгыятьләрне барлады.
“Уку барышында сез эшлекле этикет белән эш итүнең практик күнекмәләрен алачаксыз, төп очраклар белән танышачаксыз, шулай ук эшлекле аралашуда типик хаталарны ачыкларга өйрәнәчәксез. Алган белемнәр һәм күнекмәләр сезгә үз муниципалитетларыгызда эш сыйфатын яхшыртырга, эш процессын күпкә уңайлырак, үтә күренмәлерәк һәм нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип ассызыклады Ленар Гарипов.
«Безнең экспертлар теоретик һәм практик өлешне үз эченә алган бай программа әзерләделәр, ул эшлекле һәм дөньяви этикет процессларын тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте ул.
Хезмәткәрләр рәхәтләнеп лекция тыңладылар, сораулар бирделәр. Укулар тәмамланганда спикер Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты хезмәткәрләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирде һәм тикшерү тестында иң күп балл җыйган иң яхшы хезмәткәрләргә үзенең исемле китапларын бүләк итте.