Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе оешуга 65 ел тулуга багышланган чара узды. Тантаналы җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Борһанов, шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан ведомство белгечләре катнашты.
Альберт Борһанов республикада Техника күзәтчелеге хезмәтенең барлыкка килү һәм үсеш этапларын, аның авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә файдаланыла торган үзйөрешле техника төрләрен имин кулланудагы ролен һәм әһәмиятен кыскача яктыртты.
Сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
“Агросәнәгать комплексы үсешендә Бөтенроссия трендын исәпкә алып, Дәүләт техника күзәтчелеге органнарына төп аграр дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда һәм алга этәрүдә мөһим роль бирелә. Ел саен белгечләр тарафыннан 13 мең берәмлектән артык үзйөрешле машина һәм тагылма теркәлә, 64 меңнән артык техникага тикшерү уздырыла һәм 17 меңгә якын тракторчы-машинист таныклыгы бирелә. Уздырыла торган күзәтчелек чаралары машиналарның һәм җайланмаларның файдалану сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрүгә, хезмәт итү срокларын арттыруга һәм техниканың ышанычлылыгын шактый арттыруга ярдәм итә, бу Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыру өчен алшартлар тудыра”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Чара ахырында алдынгылыкка ирешкән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.