Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирүгә конкурс үткәрү өчен 2023 елның 25 маеннан 23 июненә кадәр гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Грантлар алу хокукына конкурс комиссиясе тарафыннан сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләнгән һәм түбәндәге критерийларга туры килә торган яңа эшли башлаган кооперативлар ия:
яңа эшли башлаган кооператив Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара һәм Татарстан Республикасы бюджетына салымнар түли;
яңа эшли башлаган кооперативның эшчәнлек срогы ул дәүләт теркәвенә алынган көннән гариза биргән көнгә 12 айдан артмаска тиеш.
Грантның иң чик күләме бер грант алучыга 10,0 млн сумнан һәм чыгымнар планында күрсәтелгән чыгымнарның 90 процентыннан артмый.
Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме чаралары турында» 2021 елның 14 июлендәге 572 номерлы карары белән расланган “Яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү тәртибе” нигезендә башкарыла.
Документлар 2023 елның 25 маеннан 23 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36, 307 кабинет.
Документлар кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга - 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр)
Элемтә өчен телефон: (843) 221 76 88 (88 41)
Электрон почта адресы: rahmatullina.g@tatarstan.ru.