Профильле комитет утырышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре каралды

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар  Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында Татарстан  Республикасы законы проектын һәм Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча Дәүләт Советы мөрәҗәгате проектын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
“Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында республика законы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чараларын билгели, - дип ассызыклады Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, утырышны ачып, - аерым алганда, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга     сыерлар,  кәҗәләр һәм ана кәҗәләр  тотуга, сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, өч яшьтән зуррак булган  бияләр тотуга, товар таналары һәм нәселле таналар, бер  мәртәбә бозаулаган  сыерлар  сатып алуга, яшь кош-корт  сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен субсидияләүгә республика бюджетыннан ярдәм  күрсәтелә”. 
  
Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов,  узган ел республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыклары тарафыннан 107,3 млрд.сумлык  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, дип, билгеләп  үтте. Гомумән алганда, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  җитештерелә торган тулаем продукция күләме буенча республика Россия буенча икенче урында тора.
Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм өчен республика бюджетыннан 426 млн.сум акча бирелгән иде. Быел бу максатлар өчен  536 млн. сум каралган.
Ленар Гарипов фикеренчә, мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала, чөнки хәзерге вакытта республика терлекләренең өчтән бер өлеше шәхси хуҗалыкларда. 
 2021 елдан республикада «Мои субсидии» цифрлы сервисы эшли. “Документлар электрон рәвештә генә кабул ителә, бу субсидияләр бирүне җиңеләйтә, аның ачыклыгын күрсәтә һәм аны  оператив тормышка ашыруга  ярдәм итә, - дип сөйләде Ленар Гарипов, - моның  өчен граждан шәхси кабинетта авторизацияләнә һәм заявка бирә”. Шул ук вакытта, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларның техник мөмкинлекләре булмаса,  документларны муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре яки авыл җирлекләре тапшыра. “Җирле фермерларның субсидия алу нәтиҗәсе шушы юнәлештә муниципалитетларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенә  бәйле”, - дип ассызыклады Ленар Гарипов.
Сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә  субсидия: 8 сыерга сөт фермасы төзү өчен -  600 мең сумга кадәр һәм 5 сыерга  исәпләнгән ферма өчен  300 мең сумга кадәр бирелә. Программада катнашучылар: ярты ел эчендә ферманы төзеп бетерергә, ә аннан соңгы елларда булган сыерлар санын кимендә 3 башка  (5 сыердан  торган  ферма өчен) яки 5 башка (8 сыердан  торган ферма өчен) арттырырга һәм терлекләрнең гомуми санын 5 ел дәвамында сакларга тиеш. 
Товар һәм нәсел таналарын һәм бер мәртәбә бозаулаган сыерлар  сатып алуга субсидияләр: беренчесенә  60 мең сум һәм икенчесенә 70 мең сум исәбеннән бирелә. Савым сыерларын тотуга  чыгымнар  өлешен каплауга субсидияләр: хуҗалыктагы 1 сыер өчен  - 2 мең сум,  2 сыер өчен  -  3әр мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен 4әр мең сум исәбеннән  бирелә.   
Ленар Гарипов әйтүенчә, быелдан  чебиләр өчен субсидия бирү кабат  яңартыла. Республика бюджетыннан бу максатларга 70 млн.сум биреләчәк. Заявкалар сайлап  алу 15 майдан  29 майга  кадәр булачак, дип игълан ителгән иде.     
  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International