Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевск районында булды, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш зоналарының 14 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативларының, профильле министрлыклар һәм ведомстволарның, Банк өлкәсенең вәкилләре катнашты. Зона семинарында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Менделеевск районындагы зона киңәшмәсе шундый семинарлар сериясен ачып җибәрә, алар быел май аенда шулай ук Зәй, Югары Ослан һәм Балык Бистәсе районнарында да узачак. Исегезгә төшерәбез, республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре традициягә әверелде һәм быел инде 15нче тапкыр үткәрелә. Дәүләт Советы депутатлары республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм барлыкка килгән проблемалар хакында фикер алышалар, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.