Татарстанда умартачы аграрийларга каршы судта отты

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

2023 елның 23 маенда Шекә авылыннан умартачы Нурулла Закиров файдасына Арча район судының карар чыгаруы билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, ул, узган елның июлендә кырларны агрохимикатлар белән агулау  нәтиҗәсендә  умарталары  үлү сәбәпле,  «Северный» АХП» ҖЧҖ белән судлашкан иде.  Хәзер Нурулла Закиров китерелгән зыянны каплауга  компенсация  алырга  мөмкин.  
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умарталарның  пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агуланудан үлүен  булдырмас өчен  актив эш алып бара. Республикада хуҗалыклар агрономнары һәм җитәкчеләре өчен майлы культуралар үстерүнең хәвефсез технологияләрен куллану буенча укулар  үткәрелде. Муниципаль районнарда умартачылар, хуҗалык җитәкчеләре һәм дәүләт органнары вәкилләре катнашында киңәшмәләр узды.
Моннан тыш, аграрийларга яклау полосалары булдыру  һәм умарталарның эшкәртелгән кырларга очып чыгуын  чикләү максатында  баллы  үсемлекләр чәчүне  оештырырга киңәш ителде.  Бу практиканы беренче булып 2022 елда Тукай районының “Сәйдәшев ис.” һәм “Ярыш” хуҗалыклары гамәлгә кертте. Бүгенге көндә баллы үсемлекләрнең гомуми мәйданы 30 мең гектардан артып  китә.   
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агротехник эшләрне башкарганда барлык инструкцияләрне һәм таләпләрне төгәл үтәргә киңәш итә. Умарталарның агулану билгеләре булганда һәм билгеләнгән кагыйдәләрне бозу фактлары ачыкланганда, кичекмәстән муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә хәбәр итәргә кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International