«Август-Агро» голштин токымлы нәселле таналар һәм симертү өчен бозаулар үрчетәчәк

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Август-Агро» ИК Россия өчен уникаль булган сөт терлекчелегенең бизнес-моделен гамәлгә ашыра башлый: якын киләчәктә компаниянең барлык сөт-товар комплекслары (СТК) йә сөт җитештерү һәм максималь продуктивлыкка ирешү, йә интенсив селекция-нәсел эшен алып бару һәм  терлекләр санын  арттыру өчен билгеләнгән яшь ремонт-терлек үрчетү буенча махсуслашачак. «Август-Мөслим» агрофирмасы, аның составына 2400 баш сыерга исәпләнгән «Уразмәт» СТК да керә, голштин токымын үрчетү буенча нәсел репродукторы статусын алган инде. Сөт җитештерүгә юнәлдерелгән фермаларда яшь терлекләр күбесенчә сөт терлеген арттыру өчен түгел, ә симертү өчен билгеләнәчәк, шуңа күрә сыерларны аталандыру өчен анда ит токымы үгезләренең  орлыгын куллана башлаячаклар, берничә агрофирмада мондый  эксперимент   гамәлгә ашырыла инде.
Татарстан Республикасы Мөслим районында «Уразмәт» СТКсын 2019 елда нульдән төзи башлаганнар, төзелеш ике этапта алып барылган һәм 2022 елда тәмамланган. Бүгенге көндә ул терлекләр белән цифрлы идарә итү системасы белән ультразаманча роботлаштырылган ферма, ул big box технологиясе (“барысы да бер түбә астында”) буенча төзелгән ике корпус-моноблоктан тора һәм автоматлаштырылган кросс-вентиляция системасы белән җиһазландырылган. “Уразмәт” 2400 савым сыеры өчен исәпләнгән, “шлейф”ны - лактация чорыннан тыш хайваннарны (бозаулар, таналар, сөт ташлаган сыерлар һ.б.) исәпкә алмыйча.  Инновацион комплекста  терлекләрне   комплектлау өчен сәнәгати сөт җитештерүдә югары нәтиҗә бирә торган голштин токымы сайланган. 2022 ел нәтиҗәләре буенча «Уразмәт» комплексында бер сыердан уртача тәүлеклек савым 32 килограммнан артып киткән. Киләчәктә әлеге күрсәткечне 45 килограммга кадәр җиткерү планлаштырыла – моңа  ирешү җитештерү технологиясен камилләштерү аркасында гына түгел, ә терлекләрнең тулы бер структурасын булдыру исәбенә башкарылачак, биредә сыерларның  70%тан артыгы хәзерге вакыттагы кебек беренче мәртәбә бозаулаган  таналар  гына  түгел, ә иң югары   күрсәткечле берничә  еллык сыерлар  булачак.    
Сөт-товар комплексына токым  хуҗалыгы  статусын бирү селекция һәм нәсел  эшенең югары сыйфатлы  булуның дәүләт дәрәҗәсендә танылуын күрсәтә  һәм нәселле  терлекне потенциаль   сатып алучылар өчен зур  өстенлек булып торачак. Моннан тыш, үзебездә токымлы терлекчелекне  үстерү нәселле  ана терлекләр тотуга субсидияләр комплексы рәвешендәге дәүләт ярдәме белән  кызыксындырыла. Ел дәвамында түләнә торган дотация шактый зур суммага җитә: мәсәлән, “Уразмәт” кебек комплекс, шундый булышлык ярдәмендә үзен тулысынча нәсел материалы - халыкара селекция үгезләренең    иң яхшы орлыгы белән тәэмин итә ала, хәтта аның бәясе бик  югары булуга  карамастан.   
 Яңа статуста эшләү терлекләрнең үрчеме яхшы булу аркасында һәм  терлекләрне   алдан  ук  җенесләргә бүленгән орлыклар  белән арталандыру, шулай  ук яшь терлекләрнең сакланыш дәрәҗәсе  югары  булу  нәтиҗәсендә мөмкин булды.   2023 елның беренче дүрт аенда гына да “Уразмәт” комплексында  650 бозау туган, ә комплекстан  нибары 164 сыер гына чыгарылган, шуларның  да  әле 50се компаниянең продуктивлыгы түбәнрәк булган  башка хуҗалыгына күчерелгән. Киләчәктә, 2-3 елдан соң, “Август”ның  тагын  бер яңа  комплексы  - Минзәлә районындагы “Степановка” СТК  нәсел статусын алырга тиеш, ул, “Уразмәт”тәге   кебек үк, 2400 сыерга исәпләнгән. Бу «Август»ның барлык  агрофирмаларын нәселле таналар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Үзләренең ихтыяҗлары тулысынча  тәэмин ителгәннән соң,  яшь терлекләр башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дә сатылачак, ә бит  нәсел таныклыгы булган эре мөгезле эре терлекнең бәясе гадәти товар фермаларында үстерелгәннекенә  караганда ике тапкыр югарырак.  
 2022 ел нәтиҗәләре буенча «Август»ның барлык фермаларындагы сыерлар саны 9200 баштан  артык,  шул исәптән 5300ләп  сыер. Бүген  бер  сыердан  көнгә уртача савым 30 килограмм  тәшкил итә, бу инде компанияне Татарстанның иң яхшы агрофирмалары белән бер рәткә куя. Әмма, сөт терлекчелеге  юнәлешендәге күпчелек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кебек үк, «Август-Агро» да  симертү өчен үгезләр сату белән дә шөгыльләнә, аларны ит терлекчелегендә махсуслашкан предприятиеләр сатып ала. Мондый бозауларның характеристикаларын яхшырту өчен, «Август-Агро»да   кроссбред бозауларын булдыру  өчен сөт  сыерларын Бельгиянең зәңгәр токымлы үгезләренең һәм абердин-ангус ит  токымы үгезләренең  орлыклары  белән аталандыру проектын гамәлгә ашыра башлаганнар. Мондый бозаулар сөт терлеген  үрчетү өчен кулланылмый, әмма алар тиз үсүләре   һәм югары  авырлыклары  белән аерылып торалар.    
 Хәзерге вакытта «Август-Агро» фермаларында 250дән артык кроссбред бозаулары туган һәм алар бик  тиз  сатылып та  беткән. Ел ахырына шундый  тагын  500ләп бозау  туарга  тиеш. Алга таба нәсел эшен алып бармый торган сөт комплекслары базасында елга 4000 башка кадәр  яшь кроссбред терлеген  булдыру  планлаштырыла.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International