Бүген Актаныш муниципаль районында «Сенаж көне» дигән теоретик-практик семинар узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
“Бүген без чираттагы «Сенаж көне»н үткәрәбез. Әлеге чараның файдасын һәм нәтиҗәлелеген ел буена тоячакбыз, чөнки әзерләнә торган азыкның сыйфаты турыдан-туры терлекләрнең продуктивлыгына бәйле. Республика, сөт җитештерү күләме буенча, элеккечә үк, алдынгы позициядә тора, әмма бер сыердан уртача савым буенча без әлегә 26 урында гына. Безгә әле омтылыр урын бар һәм азык әзерләү кампаниясен уңышлы уздыру безнең үзебезгә генә бәйле. Агымдагы елда безгә 3,5 млн.тонна сенаж, 4 млн. тонна силос, 350 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Шартлыча бер баш терлеккә исәпләгәндә, 40 ц. азык әзерләргә кирәк”, - дип, билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Семинарда катнашучыларга сыйфатлы азык әзерләү нигезләре, сенаж әзерләү стратегиясе, күпьеллык культураларны яңарту, Татарстан Республикасында сенажның сыйфатлы үзгәреш тенденцияләре, күпьеллык үләннәр чәчер алдыннан әче туфракны известьлау технологияләре, Татарстан Республикасының азык лабораторияләре эшенең үзенчәлекләре, азык әзерләү һәм саклау өчен траншеяләр әзерләү кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
“Агымдагы чорга төп бурыч - азык әзерләү. Терлек азыгын үз вакытында әзерләү өчен республикада техник мөмкинлекләр җитәрлек. Азык әзерләү чорында зур йөкләнеш үзйөрешле азык җыю комбайннарына һәм чапкычларга төшә. Шуңа күрә һәр машинаның техник әзерлеге аеруча мөһим”, - дип ассызыклады Рафаэль Фәттахов.
Узган атнада Министрлык һәм ведомство карамагындагы оешмалар белгечләре тарафыннан республиканың азык әзерләү комплексын комиссия кабул итүе оештырылды. Тикшерүләр Арча, Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба, Сарман, Зәй, Актаныш районнары хуҗалыкларының югары әзерлеген күрсәтте. Азык җыю техникасының потенциалы Бөгелмә, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Мөслим, Менделеевск, Спас районнарында түбән.
Техниканы актив модернизацияләү дәвам итә. Хуҗалыкларда 1200 берәмлектән артык техника, шул исәптән тракторлар, 70 ашлык җыю һәм 25 азык җыю комбайны сатып алынган, алар өчен 6 млрд.сумга якын акча тотылган.
Семинарның практик өлеше «Актаныш» ҖЧҖ мәйданчыгында узды. Биредә авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителде һәм тәэмин итүче компанияләр авыл хуҗалыгы җайланмалары һәм запас частьләр сатып алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.