Файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре милекчеләре игътибарына

2023 елның 26 мае, җомга

Быел,   әгәр җир  кишәрлекләре  билгеләнеше буенча кулланылмаса, авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән аерып алынган   авыл хуҗалыгы җирләрен сатуның механизмы үзгәрде.


Гомуми кагыйдә буенча,  авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлегенең өч ел һәм аннан күбрәк максатчан билгеләнеше буенча кулланылмау факты ачыкланса, шулай  ук сатып  алынган җир кишәрлеге сатып алынган  көннән бер  ел узгач максатчан билгеләнештә  кулланылмаса,  андый  җир кишәрлеге  милекчесеннән суд карары  буенча  тартып  алынырга  мөмкин.

 
Түбәндәге норма кертелә: хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелгән авыл хуҗалыгы җир кишәрлеге милекчесе  җир кишәрлеген залогка бирергә, җир кишәрлегенә милекчелек хокукын  күчерүгә, туктатуга юнәлдерелгән   алыш-бирешләр ясарга   хокуклы түгел. 


Җир кишәрлеген авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән аерып алу  турында суд  карары үз көченә кергәннән соң ачык торгларны   үткәрү срогы   закон нигезендә  алты айдан дүрт айга кадәр кыскартылды.  


Әгәр тикшерү нәтиҗәләре буенча кишәрлектә мелиорация чаралары үткәрү таләп ителсә,  мондый җир кишәрлегенең башлангыч бәясе шундый  чаралар үткәрү хакына тиң,  әмма 30%тан артык булмаган бәягә киметелә.   


 Белешмә: культур-техник эшләр – алар авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне максатчан файдалану  өчен тиешле  халәткә  китерү буенча башкарыла  торган мелиоратив чаралар, болар: җирләрне агач-куаклардан, агач төпләреннән һәм күмелеп калган  агачлардан, үләннәрдән, өерләрдән һәм мүкләрдән, ташлардан һәм башка әйберләрдән  арындыру, җир, ком  кертү,  башлангыч эшкәртү, йомшарту, плантаж ясау һәм  бүтән эшләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International