Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә видео-конференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасарлары, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашты.
Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков игътибарны җыелган ашлыкның сакланышына, шулай ук 2024 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүгә орлыклар әзерләүгә юнәлтте.
Гөлүс Баязитов үз докладында 2022 ел башыннан республика буенча сыерлар санының 21 мең башка, ягъни 3 процентка кимегәнен әйтеп узды. Сыерлар саны 19 муниципаль районда кимегән. Иң зур кимү Яңа Чишмә, Алексеевск, Балык Бистәсе, Чүпрәле районнарында.
“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Рәисе мөгезле эре терлекләрнең баш санын 2022 елның 1 гыйнварындагы дәрәҗәгә кадәр торгызырга һәм аны тотрыкландырырга кирәк, дигән йөкләмә биргән иде. Хөрмәтле идарә башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре сездән агымдагы ел ахырына кадәр сыерлар санын торгызу буенча чаралар күрүегезне сорыйм”, – дип ассызыклады Гөлүс Баязитов.
Терлекләрне исәпкә алу программасында республика буенча 526 мең баш эре мөгезле эре терлек яки барлык терлекләрнең 83%ы теркәлгән. Ел башыннан үсеш 17% яки 75 мең баш тәшкил итә. Әгерҗе, Теләче, Әтнә, Балтач, Мөслим һәм Саба районнарында идентификацияләү 100%. Терлекләрнең 95%тан артыгы Апас, Әлки, Бөгелмә һәм Кукмара районнарында теркәлгән.
Терлекләрне идентификацияләү буенча артта калучылар арасында - Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән һәм Азнакай районнары. Аларда терлекләрне исәпкә алу программасында терлекләр яртысыннан да кимрәк теркәлгән.
3 августка 350 мең тонна печән, 1 млн 800 мең тонна сенаж әзерләнгән, ягъни шартлыча 1 башка 13,6 центнер азык әзерләнгән. Берьеллык үләннәр 75% җыелган, күпьеллык үләннәрнең икенче каты 33% җыелган.
Һава шартлары белән бәйле рәвештә, агымдагы елда азык әзерләү аның күләменә һәм сыйфатына үз төзәтмәләрен кертте. Күпьеллык үләннәрнең уңышы түбән булуны исәпкә алып, әзерләнгән азыкның күләменә генә түгел, сыйфатына да аерым игътибар бирергә кирәк. Белгечләр районнарга чыкканда, азык әзерләгәндә еш кына азык салу һәм саклау технологиясенең бозылуын күрәләр.
Рафаэль Фәттахов үзенең докладында “Бүгенге көндә урып-җыюга иң күбе 2432 ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән. Үткәрелгән анализлар комбайннар паркының 80%ы кулланылуын күрсәтә.
Республика буенча бүгенге көндә 200дән артык ашлык ташучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә хезмәт күрсәтә. Урып-җыю белән бер үк всакытта туфрак туңга сөрүне дә башларга кирәк. Бүген җир сөрүгә 338 агрегат җәлеп ителгән, 371 мең гектар мәйдан җыелган, шуларның 63,5 мең гектары эшкәртелгән. Урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклауга һәм янгыннан саклануга аерым игътибар бирергә кирәк. Техника төзек хәлдә булырга һәм техник тикшерүне вакытында үтәргә тиеш.
Аннары Рөстәм Гайнуллов доклад белән чыгыш ясады, ул хәзерге вакытта федераль юнәлешләр буенча эшләүдә илкүләм проект буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидия бирү калуын әйтеп узды, бүгенге көнгә сайлап алуның икенче этабы өчен каралган 351,6 млн. сумнан 37 кооператив субсидия алган.
“Исегезгә төшерәм, хәзер чыгымнарны субсидияләүгә кооперативлар гына түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклардан ачык грунттан яшелчәләр, бәрәңге, сөт, ит (дуңгыз итеннән тыш) сатып алучы башка төрле оештыру-хокукый рәвештәге продукция эшкәртүчеләр дә гариза бирә ала”, – диде Рөстәм Гайнулов.
Киңәшмә ахырында Ләлә Кудерметова «Своё фермерство» мәйданчыгы турында сөйләде. 2022 елда «Своё фермерство» маркетплейсында авыл хуҗалыгы хайваннары белән тәэмин итүчеләр саны 10 тапкырдан артып киткән һәм бөтен Россия буенча шундый 800 оешма исәпләнә.
Маркетплейста тикшерелгән тәэмин итүчеләрдән хайваннарны сатып алу турында гына түгел, ә Дәүләт нәсел регистрына кергән нәсел репродукторлары турында да тәкъдимнәр бирелә. Бүгенге көндә «Своё фермерство» маркетплейсында төрле хайваннар: эре мөгезле терлектән алып боланга кадәр, үрчетү буенча эшчәнлек алып баручы 400дән артык оешма тәкъдим ителгән. Маркетплейста товар тәкъдимнәренең 20%тан артыгы нәсел репродукторларына туры килә.
Авыл хуҗалыгы хайваннарын сатып алудан тыш, аграрийлар иярчен товарлар категорияләрендә барлык үзләренең ихтыяҗларын да канәгатьләндерә алалар: мәсәлән, азык сайлап алу, ветеринария табибын яки җайланмалар табу. Сервисларның цифрлы витринасында бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен агросервислар тәкъдим ителгән һәм алардан файдалану ысуллары күрсәтелгән.