Татарстанда беренче миллион тонна ашлык җыелды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Республикада урып-җыю кампаниясе бар  куәткә  бара. Бүген Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырып  алуга  ирештеләр.   Бер гектардан  уртача 28,4 центнер  уңыш чыга. 371 мең гектардан артык мәйдан суктырылган. 

Уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтендә  Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Зеленодольск  һәм Спас муниципаль районнары тора.

Тәтеш  районында  бөртекле ашлык уңышы бер гектардан  уртача    43,8 центнер тәшкил итә,  Кайбыч  районында - 39 ц/га, Чүпрәледә -  38,4 ц/га. Җыелган  мәйдан  буенча Аксубай, Әлки, Зәй, Яңа  Чишимә муниципаль районнары алда  бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International