Министрлыкта авыл хуҗалыгы продукциясен электрон платформаларда сату буенча уку семинары узды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы продукциясен электрон платформаларда сату буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен уку семинары узды.


Семинарда Татарстан Республикасы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, «Электрон сәүдә үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешманың белем бирү программалары бүлеге башлыгы Айдар Идрисов катнашты.


 Рөстәм Гайнуллов үз чыгышында, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр хуҗалык эшчәнлегендә җитештереп кенә калмыйча, аларны  саталар да, дип билгеләп  үтте.   Сату итүдә мондй инструментларның  берсе -   электрон платформалар.


Айдар Идрисов үз чыгышында электрон мәйданчыкларда эшләү, шәхси кабинетны теркәү, контент әзерләү, уңайлырак  логистика булдыру,  беренче   сатуларны оештыру мәсьәләләренә тукталды.


Семинар кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы линиясе буенча кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары, «Фермерский островок» проектын гамәлгә ашыру, Татарстан фермерлары продукциясен урнаштыру өчен «Своё» электрон платформасының  мөмкинлекләре, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сәүдә-ярминкә чаралары каралды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International