Марат Җәббаров Тәтеш муниципаль районында урып-җыюның барышы белән танышты

2023 елның 4 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән Тәтеш муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рәмис Сафиуллов озата йөрде. 


Алар бергәләп район кырларын әйләнеп чыктылар, урып-җыю эшләренең барышын бәяләделәр һәм берничә хуҗалыкның эшчәнлеге белән таныштылар. «Бакырчы» ҖЧҖнең күпьеллык үләннәр кырында министрга үсемлекчелектә гамәлгә кертелгән OneSoil һәм Cropio программаларының ничек эшләвен күрсәттеләр. Биредә хуҗалык җитәкчеләре һәм район активы белән очрашу узды. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Тәтеш районы республикада уңдырышлылык буенча лидер булып тора.


“Күп хуҗалыкларны әйләнеп чыктык, бөтен  җирдә игеннәрне урып суктыру  бара.    Сездә  гектардан уртача уңыш  43 центнердан артык һәм  район буенча да   уңыш югары.  Быел һава шартлары бик  үк  әйбәт булмаса да,    күргәнебезчә, технологияләр үтәлгән җирдә нәтиҗәләр яхшы”, – диде министр. 


Көзге бодай кырларында министр хезмәт ярышы шартларын үтәгән «Бакырчы» ҖЧҖ һәм «Колос» АФ ҖЧҖ комбайнчыларын бүләкләде. Аларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Сәфәрнең соңгы ноктасы «Сафиуллов Р.Г.» КФХ булды, анда Марат Җәббаров көзге бодайны суктыруның    һәм кырларны известьлауның барышын күзәтте. Биредә шулай ук алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International