Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Аавыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Хайваннардагы аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе бүлеге башлыгы Идрис Гатин, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, Россия Табигать күзәтчелеге хезмәтенең Идел-Кама идарәсе, Җәзалар үтәтү буенча федераль хезмәте идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, Дәүләт ветеринария берләшмәләре, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, мөгезле эре терлек тотучы предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук терлек сату белән шөгыльләнүче эшкуарлар катнашты.
“Илдә эпидемиологик хәл катлауланды. Татарстан чикләренә якында африка дуңгызлар чумасы чыганакларын теркәү аеруча борчу тудыра. Республика өчен кош гриппы һәм тилчә (ящур) куркынычы сакланып кала”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Төп доклад белән Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Ул хәзерге вакытта республиканың әлеге авырулар буенча имин булуын сөйләде. Әмма авыру китереп чыгаручы вирусның имин булмаган чиктәш төбәкләрдән керү куркынычы бар. “Россия Федерациясе территориясендә африка дуңгызлар чумасы вирусы таралу дәвам итә. Ел башыннан барлыгы 50 чыганак теркәлгән, шул исәптән 27 - йорт дуңгызлары арасында һәм 23 - кыргый кабаннар арасында.
Июнь аенда Ульяновск өлкәсендә африка дуңгызлар чумасы теркәлгән. Инфекция йорт дуңгызларында табылган. Чувашия Республикасында Шымыршы районында кыргый кабаннар арасында чыганак табылган. Чүпрәле һәм Буа районнары, шулай ук “Авангард” ҖЧҖ инфекция йоктыру куркынычы астында булган.
Удмуртия Республикасында вирус кыргый кабанда ачыкланган. Чыганак Кукмара, Мамадыш һәм Алабуга районнары чикләренә якында табылган. Мари Эл Республикасында барлыгы 3 чыганак теркәлгән. Чыганаклар башта кыргый кабаннарда очраган, ә аннан соң инфекция шәхси секторга күчкән”, – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук Киров өлкәсе дә имин булмаган өлкә дип игълан ителә. Анда кыргый кабаннар арасында 1 чыганак һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкта йорт дуңгызлары арасында 1 чыганак ачыкланган.
Баш ветеринария идарәсе башлыгы африка дуңгызлар чумасын профилактикалау мәсьәләләрен барлык нокталарда да иң югары дәрәҗәдә эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.
“Дуңгызлар тотучыларга: инфекция үтеп кермәсен өчен дуңгызларны иреккә чыгарып йөртмәскә, башка хайваннар, шул исәптән кошлар белән аралаштырмаска тиеш, азыкны термик эшкәртергә, дуңгызлар абзарына кергәндә аяк киемен эшкәртү өчен дезковриклар куярга кирәк”, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Шулай ук агымдагы елның июнь башыннан республика белән чиктәш төбәкләрдә күп санлы кош гриппы чыганаклары теркәлгән. Авыру Мари Элда, Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә табылган. Түбән Новгород өлкәсе һәм Пермь крае да грипп буенча имин түгел дип игълан ителгән. Ел башыннан Россия Федерациясендә кош гриппынан барлыгы 3 эре кошчылык предприятиесе зыян күргән.
Кош гриппын профилактикалау буенча чаралар үткәрү максатында кошлар санын объектив исәпкә алу, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тикшереп чыгу башкарыла, шулай ук акчарлаклар тупланган урыннарга рейдлар һәм кыргый һәм синантроп кошларның үлемен ачыклау буенча рейдлар үткәрелә.
Идрис Гатин үз докладында кошчылык һәм дуңгызчылык фермаларында ачыкланган хокук бозуларга тукталды.
Марат Җәббаров кыргый хайваннар аша йогышлы авырулар керүгә юл куймас өчен хокук бозуларны бетерергә кирәк дигән йөкләмә бирде.