Бүген Әтнә муниципаль районының «Тукай» ҖЧҖ базасында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләрен цифрлаштыруның иң яхшы тәҗрибәләре турында сөйләштеләр. Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
«Тукай» ҖЧҖ терлекчелек комплексы районда гына түгел, республика күләмендә цифрлы чишелешләр кертү буенча иң яхшыларның берсе булып тора. Биредә киңәшмәдә катнашучыларга «Карусель» тибындагы саву залы белән 2400 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы күрсәтелде. Шулай ук 400 һәм 600 башка 2 бозау абзары күрсәтелде. Хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов, заманча технологияләр кертүгә, процессларны цифрлаштыруга һәм автоматлаштыруга зур игътибар бирелә, бу барлык процессларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, дип сөйләде.
“Бүген без биредә цифрлаштыруның агросәнәгать комплексы икътисадына йогынтысын бәяләү һәм реаль бизнеста тормышка ашырылган иң яхшы тәҗрибәләр белән танышу өчен җыелдык. Без үз эшебез белән зур экономик нәтиҗәләргә ирешеп кенә калмыйча, камилләштерүне дәвам итәргә һәм алга таба эшләр башкарылырга тиешле өлкәләрне дә ачыкладык”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров киңәшмәнең пленар өлешендә.
2022 елның 2 кварталы нәтиҗәләре буенча АПКны цифрлы трансформацияләү рейтингында республика беренче урынны һәм АПК төбәкләренең инновациялелеге буенча Сколково рейтингында 2 урынны алды.
Цифрлаштыру елы кысаларында Министрлыкка берничә мөһим бурыч куелды. Төп максат – цифрлаштыруны гамәлгә ашыру гына түгел, ә АПКның җитештерүчәнлеген арттырудан гыйбарәт.
Моның өчен аграрийларга ярдәм итүнең түбәндәге инструментлары эшләнде: агробизнес өчен автоматлаштыруга ярдәм итү программасы, хуҗалыклар җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү программасы, агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасы.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, мондый кыска вакыт эчендә уздырылган чаралар нәтиҗәсендә ирешелгән тулы икътисади эффектны бәяләү авыр. Әмма хәзер үк практика икътисадка уңай йогынты ясады дип әйтергә була.
Марат Җәббаров, мондый кыска вакыт эчендә уздырылган чаралар нәтиҗәсендә ирешелгән тулы икътисадый нәтиҗәлелекне бәяләү катлаулырак әле, дип билгеләп үтте. Әмма хәзер үк инде ышынычлы рәвештә әйтергә була, мондый тәҗрибә икътисадка уңай йогынты ясады.
“Сүземне йомгаклап, шуны ассызыклап үтәсем килә: уртак тырышлык һәм уйлап кабул ителгән карарлар белән генә без лидерлык позициясен саклап кала алачакбыз һәм киләчәктә дә уңышларга ирешәчәкбез. Без Татарстанның үсеше һәм алга баруы өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш!- дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Алга таба доклад белән «Туган Як» ҖЧҖ директоры урынбасары Рәнис Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул сөтне индивидуаль исәпкә алу системасын һәм сөтне төркемләп исәпкә алу системасын кертүнең икътисадый нәтиҗәлелеге турында сөйләде.
«АПК Азык-төлек программасы» ҖЧҖенең терлекчелек буенча директоры Илнур Фатыйхов предприятиегә куллануга кертелә торган rm Farm экосистемасы турында сйләде.
Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров чыгыш ясады. Ул, цифрлаштыруны кертү модага иярү түгел, ә ул агросәнәгать комплексын үстерү, алай гына да түгел, тулаем ил үсеше өчен кирәк, дип билгеләп үтте.
“Программачыл чишелешләрне эләктереп алып, эштә куллана башлыйлар һәм киң колачлап авыл хуҗалыгын цифрлаштыруга таба баралар. Бу бик зур эш. Максималь нәтиҗәлелекне көтәргә кирәкми - бүген цифрлаштыру турында сөйләштек тә, ә иртәгә инде барысы да цифрлы программачыл чишелешләрдә эшли башладымы. Юк, алай була алмый ул. Әкренләп, берсе артыннан берсен башкарырга кирәк, ә нәтиҗәсе, һичшиксез, булачак. Бүген киңәшмәдә фикер алышкан чишелешләрдән, әйтелгән тәкъдимнәрдән чыгып, максатчан эш итәргә кирәк безгә. Барысы да үзебезнең кулда, теләк булып, бер максатка таба барсак - барысы да килеп чыгачак, моның шулай булачагына бер шик тә юк”, - дип йомгаклады Шамил Гафаров үз чыгышын.