9 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
3 ярминкә нәтиҗәләре буенча 230,5 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 2193,1 тонна яшелчә, шул исәптән 1553,2 тонна бәрәңге, 42,2 тонна үлчәүле сөт, 182,5 тонна ит.
Ярминкәләр үткәрү өчен 35 муниципаль район, 1779 транспорт җәлеп ителгән. Ярминкәләрне 2023 елның 23 декабренә кадәр (16 ярминкә көне) үткәрү планлаштырылган.