АПКны үстерү стратегиясе - 2030

2023 елның 29 сентябре, җомга

Бу атнада 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерү стратегиясен эшләү кысаларында   стратегик сессияләр үткәрелде. Аларны Казан дәүләт аграр университеты һәм ФБК-Консалтинг компаниясе белән берлектә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырды. Аларда бизнес, фән, һөнәри бергәлекләр, эре холдинглар һәм фермерлар, һөнәри берлекләр вәкилләре катнашты.
Катнашучылар 2030 елга кадәр АПКның  үсешен максатчан күзаллау, тармакларны үстерүнең  өстенлекле юнәлешләре, максатларга ирешү өчен кирәкле инструментлар, шул исәптән дәүләт ярдәме чаралары, яңа проектлар турында фикер алыштылар. Сессиядә катнашучылар эш барышында үзләренең планнары, үзләрен һәм тулаем республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә карата фикерләре белән уртаклаштылар. Аерым игътибарга  лаек булган идеяләр уртак яклауга чыгарылды.  Шулай  төрле категория  вәкилләренең - фермерлардан алып эре холдинглар һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләренә кадәр - фикерләре һәм теләкләре җыелды. Сессияләрдә барлыгы 65 кеше катнашты.
Стратегик сессия йомгаклары буенча Татарстан Республикасында үсеш сценарияләре һәм профильле программалар белән агросәнәгать комплексын үстерүнең яңа стратегиясен әзерләү планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International